16+

Кеше кайчан бәхетле була?

Статистикага күз салсак, 83 процент россияле үзен бәхетле дип саный икән.

Кеше кайчан бәхетле була?

Статистикага күз салсак, 83 процент россияле үзен бәхетле дип саный икән.

Календарьның  кайсы битен генә ачма, күп кенә даталар ниндидер бер бәйрәмгә туры килә. Менә, мәсәлән, 20 март  Халыкара Бәхет көне буларак  билгеләп үтелә икән. 2012 нче елның июнендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы революциясе нигезендә оештырылган  бу бәйрәм быел уникенче  тапкыр үткәрелә.

Бәхеткә омтылу – һәрбер кешенең иң мөһим максатларының берсе. Һәм әлеге Бәхет көненең максаты да кешеләрнең үз күңел халәтенә игътибар җәлеп итү, аларны тормыш  мәшәкатьләреннән арындырып тору, уйландыру һәм аларның бәхетен тотрыклы итәргә тырышудан гыйбарәт. Бәхет көнен бәйрәм итү кайбер илләрдә атналар буена сузыла. Күп кенә илләрдә кызыклы чаралар оештырыла. Җәмгыять оешмалары мохтаҗларга ярдәм кулын сузарга тырышалар, хәйрия фондлары төрле акцияләр үткәрә. Кешеләр якыннарына булдыра алганча мәхәббәтләрен күрсәтәләр, бөтенләй дә таныш булмаганнар бер-берләренә көтелмәгән сюрпризлар ясыйлар.

Язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар бәхет турында күп кенә әсәрләр иҗат иткән, миллионлаган кеше үзләрен “бәхеткә күмелеп яшим”,  дип саный. Ләкин бәхет төшенчәсенә әле бүгенге көнгә кадәр беркемнең дә аңлатма бирә алганы юк. Һәркем бәхетне үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Кем өчендер ул – саулык булса, кем өчендер нык гаилә, ә өченче берәүләр өчен матди тотрыклылык. Бер карасаң, кешегә бәхетле булу өчен әллә ни күп тә кирәкми кебек. Балаларның шатлыклы авазлары, дуслар белән аралашу, күңел тынычлыгы, үтеп баручы берәүнең җылы күз карашы кешене чын мәгънәсендә бәхетле итәргә мөмкин. Ләкин, ничек бәхетле булырга соң?

Миңа калса, беренчедән, кеше үзенең үткәненә рәхмәтле булырга тиеш. Бүгенге тормышыбызда гармония булсын өчен, безгә үткәндә булган вакыйгаларны кабул итеп, бәяли белү мөһим. Үткән тормышыбызда белеп яисә белми кылган ялгышларыбыз безне бәһасез тормыш тәҗрибәсе белән бүләкли, һәр очрашу ниндидер бер яңа башлангычка этәргеч була, кичергән һәрбер шатлык күңел түрендә якты бер хатирә калдыра.

Икенчедән, һәркем бүгенге тормышын яратып, һәр мизгелдән ямь табып, канәгатьлек хисе кичереп яши белергә өйрәнергә тиеш. Шулай ук якын кешеләребезне яратып, бер-беребезне кичерә белеп, үпкәләрне онытып, беркемне дә үпкәләтми яшәү – бәхетле булуның нигезе булырга мөмкин.

Өченчедән, һәр кешенең күңелендә бәхеткә омтылып яшәү өчен киләчәккә ышаныч булырга тиеш. Киләчәктән бары тик матур вакыйгалар, якты хыяллар өмет итеп яшәгәндә генә кеше бәхетле булачак. 

Һәм иң мөһиме – һәрнәрсәнең бары тик уңай ягын гына күрә белеп, тискәре якларына күз йомып яшәргә өйрәнергә кирәк.

Статистикага күз салсак, 83 процент россияле үзен бәхетле дип саный. Австралия университеты галимнәре сораштыруы күрсәткәнчә, өйләнгән ир-атлар буйдакларга караганда бәхетлерәк икән. Үзләрен бәхетле дип санаучылар гадәти салкын тию белән сирәгрәк авырыйлар, ди. Ә менә иң бәхетле илләр арасында Финляндия беренче урында тора. 

Феликс Дзерженский әйтүенчә, “бәхет – ул күңел халәте”. Чыннан да, күңелдә канәгатьлек хисе булганда гына кеше үзен бәхетле саный, иңнәргә канатлар үскәндәй була. Алексей Мечев фикеренчә, тирә-юньдәгеләргә чын күңелдән бәхет теләгән кеше генә чын-чынлап бәхетле була ала. Тереза анакай: “Бәхетнең аның бернинди ачкычлары да юк. Аның ишекләре һәркем өчен ачык”, - дигән фикердә. Язучы Гөлсинә апа Галимуллина: “Бәхет - гомерең буе кылына торган изге гамәлләреңнең кайтавазы ул. Бәхетнең үз төсе юк. Һәр кеше бәхетенең үз төсе бар. Аны бары күңел күзе генә күрә ала”, - дигән фикердә.

Бәхетнең нәрсә икәнен аңлар өчен, мөгаен, башта бәхетсезлекне танып белү кирәктер адәм баласына. Ә шушы тормышның бәхет икәнен аңлап, шөкер итсәң, бәхетсезлек белән сыналып тормавың да мөмкиндер, бәлки...

Гүзәл Хәбибуллина
Фото: https://pxhere.com

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading