16+

Кәфенлегем белән сыйпый-сыйпый серләшеп тә алам: «Синең белән «анда» барасы, безнең юл икебезнеке бергә...»

Адәм баласы якты дөнья­га килеп, киямел акыл яшенә ирешкәннән соң (киямел акыл – әни сүзе, ул камил акылны шулай дип сөйләшкәндер), үзенең кай­чан да булса бер китәсен белеп-тоеп яши. Бер килгән – бер китәсе. «Мин киткәч, миннән соң...» Бу сүзләрне үз гомерендә ничәмә-ничә тапкыр кабатлыйдыр кеше. Чын төбенә төшеп уйлап карасаң, бик хәтәр сүзләр инде бу. 

Кәфенлегем белән сыйпый-сыйпый серләшеп тә алам: «Синең белән «анда» барасы, безнең юл икебезнеке бергә...»

Адәм баласы якты дөнья­га килеп, киямел акыл яшенә ирешкәннән соң (киямел акыл – әни сүзе, ул камил акылны шулай дип сөйләшкәндер), үзенең кай­чан да булса бер китәсен белеп-тоеп яши. Бер килгән – бер китәсе. «Мин киткәч, миннән соң...» Бу сүзләрне үз гомерендә ничәмә-ничә тапкыр кабатлыйдыр кеше. Чын төбенә төшеп уйлап карасаң, бик хәтәр сүзләр инде бу. 

Борынгылар кеше мәеткә өч төрле фикер белән йөрер дигән. Берәү – савап өчен, берәү – гыйбрәт өчен, берәү – гайбәт өчен. Менә монда шушы өчнең өчесенә дә җирлек табып була инде, савап алыйм дисәң, алдыңа карап дисбеңне тарт та тәһлилеңне әйт. (Әсхый Солтан абый үлгәч, Минебикә апа: «Бераз тәһлил әйтеп кайтыйм әле дип төштем, йөз тәһлилнең утызының савабы мәеткә булса, җитмеше үзең белән кайтып китә», – дигән иде.) Кемдер гыйбрәт өчен дип килә, әнә шул мәет урынында иртәме-соңмы син дә буласы, чөнки үлмәктән калмак юк.

Шул мәеткә карап үз чумаданыңны барлыйсың инде. Ә гайбәт җыяр өчен килгәннәргә монда ризык «без чут». Монда инде карават астындагы тузан да, идәндәге бер салам бөртеге дә исәпкә алына (әллә ул саламны син аягыңа ияртеп кергәнсеңдер), кемдер череп баеган, кемдер һаман борынгы заманча яши – бөтенесе иртәгә гайбәткә азык булып урамга чыга. Савап җыярга барып, капчыгыңны гөнаһ белән тутырып кайту инде бу.

Нәнәнең гел бер сүзе бар иде: «Үле – ачар, тере – ябар». Яба башлагач, ай-һай, күп кирәк икән әле ул! Минем шикелле гомер көзе ак кышларга якынлашып килгән кеше шуның күпмесен үзе исән чакта ук яба башлый инде әкренләп.

Әнә ике ишекле иске шифоньерда, Туфан абый әйтмешли, чумадан хәтле ике «Эссен» пакетлары. Минеке тышкы яктарак, аныкы – эчтәрәк. Бәлки көннәрдән беркөнне аларның урыннары алышыныр... Монда инде соңгы юлга нәрсә кирәк, бөтенесе дә төреп-таслап, язып тутырып куелган. Җитеп бетмәгәннәрен калганнарга ябарга туры килер, син ачучы гына. Тик иң кирәклеләрен үз кулым белән язып салып куйдым дип уйлыйм. Әй күп бит ул соңгы юлга озатуның мәшәкате, бөтенесен дә 100 процент итеп, соңыннан күңелдә төер калмаслык итеп үтәргә тырыша инде һәркем дә. Соңгы юл бит ул, аннан кайтып, тулмаганын тутырып, җитмәгәнен житкереп булмый.

Чумадан хәтле «Эссен» пакетлары янында бер кара пакет та бар әле. Менә анысына әле язу беркетергә җитешмәдем һаман, болары теге пакетларга караганда да алданрак кирәк әле аның. Сине караватка салып идән уртасына урнаштырганда ике ак простыня, өч гади ак яулык кирәк. Икесе искерәк булса да ярый. Шул ак простыняның берсен аска җәяләр, берсен өскә ябалар, яулыкның яңасын битеңә ябалар, иске йомшаклары белән аякларыңны бәйлиләр, ияк астыннан алдырып авызыңны бәйлиләр, баш түбәңдә төйнәп куеп. Менә шул, сөйләгәндә гап-гади генә ул...

Пакетларга кагылганда гел әйтәм, башка адресларга китә күрмәгез, шушында язылган адресыгызга гына насыйп була күрегез дип. Күп ел торалар инде ул пакетлар, тасма белән бәйләнгән килеш. Кайчакта мин аларны бушатам, кайсы төргәккә өстәп куям, кайсын киметә идем. Ә кәфенлегем белән сыйпый-сыйпый серләшеп тә алам. «Һи, димен, син бу яулык-сөлгеләргә карама, алар монда каласы, ә без синең белән «анда» барасы, безнең юл икебезнеке бергә, иң ахыргысы...»

1995 елда, күршем Хәтимәттә үлгәч, Гаффә апа белән үлемтекләрен барлыйбыз. Ул да шулай бөтенесен шакмаклы ашъяулыкка төреп-таслап куйган, язмаган, Хәтимәттә язу танымыйдырые. Шунда яулык-сөлге-сабын-тастымаллар арасында озын ак кер бавына игътибар иттем. Кулыма алдым да баш ватам, бу кер бавы монда нигә килеп эләккән, җитмәсә үзендә бихисап төеннәр дә бар. Гаффә апа мәрхүмә (үзе дә мәрхүмә инде) аңлатып бирде, Хәтимәттә үзенә багышлап җитмеш мең тәһлил чыккан да, менә һәрбер мең тәһлил саен төен төйнәгән икән, ап-ак нечкә кер бавы һәм җитмеш төен  җитмеш мең тәһлил. Ә җитмеш мең тәһлил бөтен Коръәнгә тора икән, тик Коръән дип багышланмый гына.

Күршемдә үзләре язу да танымаган килеш ислам диненең асылын гасырлардан гасырларга, буыннардан буыннарга тапшыручы чылбыр вазифасын үтәүче әбиләрем бар иде лә минем. Тик минем әле ул вакытта аларның гыйлемен хәтер сандыгыма җыеп тутырырга вакытым юк иде. 
Ә хәзер вакыт күп, тик әбиләрем генә юк...

Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир.
Фото: https://www.freepik.com/

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading