16+

«Хәзер балаларга мәктәптә укыганда ук, Мәскәүдән фатир алып куялар», яки биш мәчетле Сафаҗай авылында күргәннәр

Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗай  авылына сәяхәтебез Россия мөселманнары  Диния нәзарәте үткәргән “Фәезханов укулары”на  бәйле булса да, авылның иңләп-буйлап йөрергә, уңган-булган кешеләре белән аралашырга, мәктәбен-базарын һәм мәчетләрен күреп кайтырга да өлгердек. 

«Хәзер балаларга мәктәптә укыганда ук, Мәскәүдән фатир алып куялар», яки биш мәчетле Сафаҗай авылында күргәннәр

Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗай  авылына сәяхәтебез Россия мөселманнары  Диния нәзарәте үткәргән “Фәезханов укулары”на  бәйле булса да, авылның иңләп-буйлап йөрергә, уңган-булган кешеләре белән аралашырга, мәктәбен-базарын һәм мәчетләрен күреп кайтырга да өлгердек. 

Сафаҗай – биш мәчетле нык татар авылы. Авыл үзенең  мәктәбе, талантлы укытучы-укучылары, көчле эшмәкәрләре белән горурланып яши. Ул бу төбәктәге иң зур татар авылларыннан санала. Биредә 1200ләп йорт исәпләнә. Мең ярымнан артык кеше яши. Һәрбер хуҗалыкта икешәр катлы, яки күтәртеп эшләнгән зур өйләр ерактан ук күренеп тора. Түбәләре дә үзләренең якларына хас итеп чыгып торган тәрәзә-чардаклы итеп ясалган. Бу аермалыкны шундук күреп аласың. 
Дөресен генә әйткәндә, бер генә начар ихата да күзгә ташланмады. Ә менә йорт каршындагы коеларны санап кына бетереп булмады. Һәрбер хуҗалык аларны үзе казытып, суны шуннан ала. Су урыны-урыны белән 2 метрдан да, 10 метрдан да чыга икән.

Монда тик тормыйлар
Сафаҗайда беренче танышкан кешебез Айрат әфәнде Абдуллов булып чыкты. Туры сүзле, үз фикерле юлдашыбыз безне элдереп кенә авылга алып китереп җиткерде. Сүз уңаеннан, Түбән Новгород юлларының ниндилеген кышкы юллар бик сиздермәсә дә, шактый начар булуын чамалап алдык. Язгы чорда бигрәк тә юл үзәкләренә үтә икән. 

Айрат әфәнденең чын мөселман кешесе буларак фикере дә, борчылулары да бик аңлашыла. Авыллардагы кешеләрнең шәһәргә китүе, яшьләрнең әйләнеп кайтмавы, саладагы йортларда кешеләрнең азая баруына да тыныч кына карый алмый ул. 

– Һәрбер йортта балалар күп булырга тиеш. Шул чакта гына авылны яшәтеп була. Хәзер балаларга мәктәптә укыганда ук, Мәскәүдән фатир алып куялар. Ул бала шунда китә дә, кайтмый инде, – дип борчылуы да юкка түгел. Үзенең дә әнә бер-бер артлы биш баласы үсеп килә. 

Татар авылының теле үзгәрә баруы да борчуга сала торган күренеш. Ул Сафаҗайда генә түгел, бездә дә шулай. 
– Балалар үзара футбол килеп уйныйлар. Татарча сөйләмәсәгез, куып җибәрәм дим. Ике минут татарча сөйлиләр дә, кире русчага күчәләр, – ди Айрат әфәнде. 
Мәктәптә татар теле дәресләренең атнага бер генә калганын ишетү күңелле булмады, быелга кадәр дәрес саннары да күп булган. Әлбәттә, Красная горка (Сафаҗай – татарчасы – Ред.) мәктәбе укытучыларының татар җанлы булулары, туган җир дип җан атып торулары күңелгә сары май булып ятты. Мәктәп үзенең күренекле шәхесләре, алдынгы укучылары белән горурланып яши. Авылдашлары Хәсәен Фәезхановка багышланган чара да мәктәпнең зур тырышлыгы белән узды.

Тел димәктән, авыл  татарча сөйләшә әле.. Сафаҗайда эшлекле, үз эшләрен алып барган кешеләр бик күп. Җир белән дә, мал белән дә эш итәләр. Айрат әфәнденең дә үзенең  цехы бар. Бар эшне хәләл нормаларына туры китереп башкара.

– Кечерәк кенә цех ачтык. Ярымфабрикатлар  – пылау, пилмән, котлет, шашлык, мантый, пәрәмәч-өчпочмак, фарш сатабыз. Әзер ризыклар Мәскәү, Нижгарга китә. Мәскәүгә һәр атна 6-7 машина йөреп тора, логистика ул яктан яхшы. Юл уңаеннан куеп җибәрәбез, товарны каршы алалар. Мал чалган кешенең намазда булу-булмавын белешеп кенә алучылар да бар. Өчәү эшлибез. Әлхәмдүллилләһ, быел  икебез хаҗга барды. Өченчебезнең әтисе хаҗ сәфәрен башкарды, – дип сөйли ул башкарган эшләренә шөкер кылып. 

Без юлдашыбыз ярдәме белән авылның матур-матур йортларын, эшлекле хуҗаларның башкарган эшләрен карап чыктык. Авылда бик матур фермерлар йорты бар. Алар белән бу юлга танышу мөмкинлеге булмаса да, эшләгән эшләре соклану уята. Ике улына янәшә салган йортларына карап та куанып кайттык. Эшләгән кешенең эше дә, ашы да, өмете дә була.

– Без табигый продукт җитештерәбез. Шуны ашыйбыз, шуны сатабыз. Тирес исе килмәсә, табигый ит тә, сөт тә бетә. Аннан химиягә калабыз, – дип сөйли ул. 
Айрат әфәнде сөйләвенчә, бу якларда җир эшкәртүчеләр дә күп. Һәрбер фермер үзенең җирләрен арттыра гына бара. Аннан әле биредә колхоз да сакланып калган. Димәк, эшләгән кешегә эш беркайчан да бетми.  

Мәчетләрнең савабы
Авылдагы мәчетләрнең салынган елларын исәпкә алып, 1, 2, 3, 4 һәм 5нче мәчет дип атау гадәте яши. Советлар Союзы таркалганнан соң, иман йортлары бер-бер артлы күтәрелә башлый. Беренчесе 1988 елны ачыла, икенчесе – 1991 елда. Шулай мәчетләр саны арта бара. 
Авыл имамнары сөйләвенчә, биредә элегрәк 8 мәчет булган.  Рөхсәт бирелгәннән соң, халык шатланып, иман йортларын төзи.

– Халык дингә сусаган булган, шуңа да элеккеге җимерелгән мәчетләрне үз урыннарына диярлек торгызырга теләгән. Бүген мәчетләр ябылмас, без булганнын карап тотабыз. Һәрберсенең имамнары бар. Биш вакыт намазга да азан яңгырый. Һәрбер җомгада кышкы айларда 30лап кеше була, җәй җиткәч һәрбер мәчеттә 60лап кеше җыела, – дип сөйли Түбән Новгород өлкәсендәге Пилмә һәм Сечен районнарында имам-мөхтәсиб булып эшләүче һәм биредәге 2нче мәчеттә имам булып торучы  Шамил хәзрәт Сабитов.

Билгеле, һәрбер мәчетнең үзенең салыну тарихы бар.  Алар эшләнеше буенча да бер-берсен кабатламый. Мәсәлән, икенче мәчет  авыл янганнан соң кабат торгызыла. Моңарчы ул урында агач мәчет булган. Мәчетләр, гомумән, мөселман халкының тормышы, Мәскәү  һәм Түбән Новгород Диния нәзарәте тарафыннан да  игътибарга алына. Нәзарәттә шушы авылдан чыккан дини гыйлем ияләре дә эшли.

Авылга таба борылыш булыр
Соңгы елларда яшьләрнең шәһәргә китә башлавын яшерми Сафаҗайлылар. Йортлар бар да кебек, эчендә яшәүчеләр саны кими бара икән.
– Пилмә районында берничә татар авылы бар – Сафаҗай, Мүнчәли, Краснай авыллары. Һәрбер  авылда меңгә якын кеше яши. Каядыр 700-800, безнең авылда меңнән артык. 2000 елда мәктәпне тәмамладым. Без ул чакта 450 бала идек. Хәзер анда 150 бала укый.  Бу яшь буынның шәһәргә күчеп китүенә дә бәйле. Аларның сабыйлары да  биредә тумый. Шуңа бала туу да әзрәк, картлар үлеме дә бар, – дип сөйли Шамил хәзрәт. 

Ун елдан авылда нинди үзгәрешләр булыр? Бу хакта әйтергә кыен. Барысы да Аллаһның кодрәтенә бәйле. Әмма Сафаҗайда бу хәлгә борчылучыларның күп булуына, беркем дә битараф түгел икәнлеген күреп кайттык. Шулай да өметләре дә юк түгел.
– Безнең әле яныбызда яңа трасса эшләнеп килә. М12 ачылуга бәйле авылыбызның күтәрелүенә дә өмет итәбез. Иншаллаһ! Хәзер шәһәр халкы да фатирда гына түгел, аерым  йорт, мунча төзергә тырыша. Киләчәкне белеп булмый. Дөнья әле куласа, әйләнә дә бер баса. Ул әле бер урында гына тормый. Заман үзгәрә, барыбыз да күреп торабыз. Авылга таба да борылыш булыр әле, – ди Шамил хәзрәт. 

Авыл тирә-як белән  дөнья белән белән бик тыгыз элемтәдә яши. Сафаҗайдә “мәскәүчеләр” дигән термин да колакка кереп калды. Кирәк икән Мәскәүгә, кирәк икән Казанга барып кайта алар. Татар концертларын үзләрендә генә түгел, елга әллә ничә Казанга да килеп карарга да өлгерәләр (Ә без өлгермибез!). Аннан Сафаҗай халкы алга карап эш итәргә ярата. Киләчәккә  дә алданрак карарга тырышалар. Әле биредә татар рухын үстерәсе, иманны ныгытасы, балалар белән эшлисе, яшьләргә йогынты ясыйсы бар. Үзен бу авыл кешесе итеп тойган һәркемнең йөрәгендә шундый уйлар.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Был, видел - восхищаюсь!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Пилмэ тугел, Пильна районы. Сафажэйдэ Пильнэй дип сойлилэр.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Краснай безнен район тугель, Петряксы ны тещереп калдырганнар..

        Мөһим

        loading