16+

Кинәт суытачак, диләр

Кышка кердек! Календарьда - декабрьнең өчесе, салкын, кар-буран. «Быел булмый икән ул кыш дигәннәре» дип имеш-мимеш таратып йөрүчеләрнең борыннары туңа торгандыр, мөгаен. Бүген-иртәгә төннәрен бигрәк тә салкын булачак, дип фаразлый синоптиклар. Мисалга, бүген төнлә -10, иртәгә -13 градус көтелә салкынлык. Көндезләрен исә 0дән -3 кә, -4кә кадәр салкын. Алмашынучан болытлы...

Кышка кердек! Календарьда - декабрьнең өчесе, салкын, кар-буран. «Быел булмый икән ул кыш дигәннәре» дип имеш-мимеш таратып йөрүчеләрнең борыннары туңа торгандыр, мөгаен. Бүген-иртәгә төннәрен бигрәк тә салкын булачак, дип фаразлый синоптиклар. Мисалга, бүген төнлә -10, иртәгә -13 градус көтелә салкынлык. Көндезләрен исә 0дән -3 кә, -4кә кадәр салкын. Алмашынучан болытлы һава, кар явачак. Аннан соңгы көннәрдә дә кар ява, диләр әле. Яңа елны кар көртләре белән каршы алырбыз кебек болай барса.
Кар яву юл чистартучыларга эшне арттыра инде, билгеле. Казан мэры Илсур Метшин юл хезмәтендәгеләргә, көртләрнең тезгә җиткәннәрен көтеп тормыйча, юлларны вакытында чистартып торырга боерды. «Беренче карны һәм бозлавыкны тиешенчә каршылый алдык, әмма төп сынау әле алда», - диде ул.
Синоптиклар, көннәрнең кинәт суытуы бар, дип тә куркыталар. Юлларда бозлавык та бетеп тормый. Җылырак киенеп, аяк асларыгызга карабрак йөрергә тырышыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading