16+

Коллекторлар бәйләнсә кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Кредит түләү яисә башка төрле финанс бурычларын үти алмаучылар иртәме-соңмы коллекторлар белән очраша.

Коллекторлар бәйләнсә кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Кредит түләү яисә башка төрле финанс бурычларын үти алмаучылар иртәме-соңмы коллекторлар белән очраша.

Матбугат чараларында аларның үзләрен дорфа тотулары, бурычлы кешеләргә физик һәм рухи зыян салулары хакында бик күп хәбәрләр очрый.
Әгәр дә сезнең бурычларыгыз җыелып, түли алмаган очракта нәрсә эшләргә?

Беренче чиратта белгечләр борчылмаска һәм куркып калмаска киңәш итә. Ул бурычлар коллекторларга барып җиткәнче проблеманы хәл итәргә тырышырга кирәк. Теләсә кайсы банк беренче айларда мәсьәләне үзе хәл итәргә тырышачак. Бу вакыт аралыгында банкка барып, кредит каникуллары алырга, кредитны рефинансларга яисә реструктуризацияләргә була. Иң мөһиме үзегезнең әңгәмәгә әзер икәнегезне күрсәтергә, ә банктан качып йөрмәскә.

Әгәр дә инде бурычлар коллекторлар кулына күчкән икән, ул вакытта сез алар белән аралашудан баш тарта аласыз. Гражданин бурычын 4 ай түләмәгәннән соң шундый хокукка ия. 

Моның ике төрле ысулы бар.
Беренче юл. Бурычлы кеше коллекторлар белән аралашудан баш тартып, гариза яза. Шуннан соң аның белән хат аша гына аралашырга рөхсәт ителә. Әмма суд бурычларны кайтарырга дигән карар чыгара икән, ул вакытта гариза 2 айдан гамәлдән чыга.

Икенче очракта бурычлы кеше коллекторлар белән үзенең вәкиле аралашуны искәртеп гариза яза.
Коллекторлар агентлыкларының эшчәнлеге катгый рәвештә регламентлана. Компанияләр Суд приставлары федераль хезмәте реестрына кертелгән. Әгәр дә алар регламентларны бозса, компаниянең эшчәнлеген туктатырга да мөмкиннәр. Шуңа да, бурычлы кешегә янап шалтыраталар икән, яисә өенә үк килеп куркытсалар, коллекторлар оешмасы вәкиле белән булган сөйләшүне аудио яисә видеога яздырып, хезмәткәрнең исемен күрсәтеп, Суд приставлары хезмәтенә юлларга мөмкин.

Кызганыч, коллекторлар һәрвакытта да закон нигезендә эш йөртми. Бурычларны кайтару буенча эшләүчеләр еш кына аноним булып кала. Әгәр дә коллектор үзен тиешле дәрәҗәдә тотмый икән, ул вакытта аңа бөтенләй дә җавап бирмәү хәерле.

Бурычлы гражданин һәм кредит бирүчеләр арасында мөнәсәбәтләр 230 нчы номерлы Федераль закон нигезендә җайга салынган.

Закон буенча, коллектор:
- бурычлы булган кешенең яшәү урынына атнага 1 тапкыр килергә;
- бурычлы кешегә тәүлегенә бер, ә айга 8 тапкырдан да артык шалтыратмаска;
- тәүлегенә ике, айга 16 дан да артык смс-хәбәр язмаска тиеш.
 Коллектор бурычлы кешегә мөрәҗәгать  иткәндә үзе белән таныштырырга, кайсы компаниядә эшләвен, бурычның күләмен атарга, эшлекле сөйләшү рәвешен сакларга тиеш.

Агентлык вәкиленә:
- физик көч кулланырга яисә кулланам дип куркытырга;
- милеккә зыян китерергә;
- психологик басым ясарга;
- бурычка бәйле ялган мәгълүмат бирергә тыела.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading