16+

«Конфликтология – яшьләр өчен мөһим тармак: әледән-әле яшь буын белән олылар арасында каршылык­лы фикерләр очрап тора»

7-11 декабрь көннәрендә Казанда VIII Яшь татар лидеры мәктәбе оештырыла. Ел саен яшьләр мәктәптә фикер алышасы темаларын үзләре сайлый. Быел исә алар социаль челтәрләр темасына тукталырга булганнар. Шулай ук социаль проектлар, конфликтология, татар мәктәпләре төзү дәресләре дә булачак.

«Конфликтология – яшьләр өчен мөһим тармак: әледән-әле яшь буын белән олылар арасында каршылык­лы фикерләр очрап тора»

7-11 декабрь көннәрендә Казанда VIII Яшь татар лидеры мәктәбе оештырыла. Ел саен яшьләр мәктәптә фикер алышасы темаларын үзләре сайлый. Быел исә алар социаль челтәрләр темасына тукталырга булганнар. Шулай ук социаль проектлар, конфликтология, татар мәктәпләре төзү дәресләре дә булачак.


- Безнең өчен бу оештыру ягыннан бик авыр тема булса да, яшьләр сорагач, белгечләр чакырырга булдык. Татар сайтлары төзергә рус телле белгечләр өйрәтәчәк лидерларны. Яшьләрнең күбесе җәмәгать эше белән шөгыльләнә, шуңа да социаль проект төзү дәресләре дә алар өчен файдага булыр дидек. Конфликтология дә яшьләр өчен мөһим тармак: әледән-әле яшь буын белән олылар арасында каршылык­лы фикерләр очрап тора, - ди «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина, быелгы мәктәп программасы белән таныштырып.

Быел беренче тапкыр Казанга Ростов-на-Дону, Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәреннән дә делегатлар киләчәк. Бу - элек «Идел» яшьләр үзәге өчен элемтә авыр барган төбәкләр. Ләйсән Сафина белдергәнчә, Казанга төрле чараларга егермегә якын төбәк даими йөри. Иң актив өлкәләр - Әстерхан, Сарытау, Удмуртия, Свердлау. Бу егет-кызлар тарихи ватанына шул кадәр нык тартыла ки, хәтта үз делегатлары кирәгеннән артып китсә, башка өлкәләргә кушылып килә икән. Ләкин татар мохитен үстерү буенча әле күп төбәк пассив. Ерак чит илләр белән дә араны җайга салу авыррак.

- Татарстанның үзендә чит җирләрдән татарларны чакырып төрле чаралар үткәрү өчен, ел саен дәүләт казнасыннан 100 миллион сум акча бүленеп бирелә. Чит өлкәләрдә дә татар диаспоралары катнашкан хәйран чаралар оештырабыз, - диде Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Владислав Усанов.

Төбәкләр белән элемтәне ныгыта алмауда - яшь лидерларның бер урында даими эшләмәүләре, аларның гел алышынып торуы да сәбәпче. Кайберләре үзләрендәге актив иҗтимагый тормыштан соң, Казан ягына таба тартыла. Мәсәлән, быел алты Санкт-Петербург татар яшьләре бөтенләйгә дип Татарстанга күченгән.

«Идел»нең бер кимчелеге бар - ул читтә яшәүче татар яшьләрен Казанга тарта. Бер яктан, бу бик әйбәт күренеш, әлбәттә. Җитәкчеләрнең дә сәләтле татар яшьләрен республикабызда калдырасы килә. Ләкин бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татар милләте өчен бу уңай күренеш түгел. Хәзер Санкт-Петербургта милли үзәк юк диярлек. Шулай ук яшь активистлар арасында тел белмәү проблемасы бар. Без филологияне тәмамлаган яшьләрне көтәбез, ә иҗтимагый тормыш белән никтер, киресенчә, техник вуз тәмамлаганнар кызыксына. Аларда тел камиллеге юк инде, яңадан өйрәтәбез. Татар оешмаларына үзләрен күрсәтү дә җитми. Мәсәлән, «Идел» яшьләр үзәгендә дә күпме чара уздырыла, ә алар турында мәгълүмат бик аз, -ди Ләйсән Сафина.
Икенче башкаланы Казанга алыштырган яшьләр исә Казанга тартылуының сәбәбен әйтте.



- Барысы да, ничек сез Санкт-Петербургны Казанга алыштыра алдыгыз, дип шакката. Ул да Казан кебек үк шәһәр, дөрес, архитектура ягыннан бай, матур. Әмма безгә милли мохит кадерлерәк. Татарстанда узган һәр чараны зарыгып көтеп алдык, туган як, туган тел сагындырды, - диде Илүсә Дәүләтшина.
Илүсә тумышы белән Арча кызы. Аның Татарстанга тартылуы аңлашыла да. Ләкин күчеп кайтканнар арасында Сәмәрканд, Уфа шәһәрләреннән дә бар. Ә Диләрә исемле татар кызы бөтенләй Санкт-Петербургта туып-үскән. Яшьләр Казанда да югалып калмаган, бүгенге көндә татар өстәл уеннары уйлап чыгару белән мәшгуль. Кайберләре университетта белем бирә.

- Санкт-Петербургта бергә җыелып өстәл уеннары уйный идек. Шулай бер көнне, нишләп әле татар уеннары уйлап чыгармаска, дигән фикер килде. Уен бик яхшы белем бирү программасы да әле. «Әкияттә кунакта» уены аша кешеләр татар мәдәниятен өйрәнә ала. «Акыллы көрәш»тә татар халкына хас төрле тарихи фактлар тупланган. Ә яшьләр арасында популяр булган «Мафия» уенын без «Һади Такташ татар мафиясе» уенына әйләндердек. Уеннар татар һәм рус телләрендә бара. Татар милләтен үстерүдә үз өлешебез тияр дип башкарылган эш бу. Югары уку йортларында, мәктәпләрдә балалар белән хәзер татарча уйныйбыз, - диде Илүсә Дәүләтшина.

Алисә Сабирова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading