16+

Күрсәткечләр уйландыра

Казанның 2013 елдагы тулаем территориаль продуктының гомумкүләме 486 миллиард сум тирәсе тәшкил итәр дип уйланыла.

Казанның 2013 елдагы тулаем территориаль продуктының гомумкүләме 486 миллиард сум тирәсе тәшкил итәр дип уйланыла.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов башкаланың узган елдагы социаль-икътисади үсеше йомгакларын бәян итте. Казан сәнәгать җитештерү индексы буенча (105,7 процент), миллионлы шәһәрләр арасында, Воронеж һәм Екатеринбург белән беренче өчлеккә керә. Шәһәребездәге сәнәгать җитештерү күләменең 50 проценты «Казан органик синтез», вертолет заводы, «Нэфис косметик», авиация һәм моторлар төзү берләшмәләренә туры килә. Ваклап сату сәүдә челтәрендә 410 миллиард сумлык товар сатылган. Узган ел Казанда «Леруа Мерлен», «Свита холл», «Эталон», «Адмирал» исемле зур сәүдә үзәкләре сафка басты.
Шәһәрнең төп капиталына 184,6 миллиард сум инвестиция җәлеп ителгән. Шуның 64 проценты төзелешкә һәм төзекләндерүгә юнәлтелгән. Уртача айлык хезмәт хакы: эре һәм урта предприятиеләрдә - 29580,4 сум, муниципаль учреждениеләрдә 18050 сум булган. Мәктәп укытучыларының уртача хезмәт хакы - 29199 сумга, мәктәпкәчә яшьтәгеләр мәгариф учреждениеләре тәрбиячеләренеке - 22433 сумга, бюджет карамагындагы сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләренеке 22697 сумга җитте. Табибларның хезмәт хакы - 31367, ә кече медицина персоналыныкы 13477 сум.
Чит илләрдә икътисадның 50-70 процентка кадәр өлешен кече бизнес били, ә Казанда кече эшкуарлыкның катнашы 33 процент кына. Бу сан тагын да кимрәк булыр иде. Мэр Илсур Метшин: «Татарстан Президенты кече предприятиеләргә дәүләт заказлары бирүгә теләктәшлек күрсәтә», - диде. «Узган елгы саннар һәм күрсәткечләр, 2013 ел үзе дә - тарих. Казан республика күләмендә алда булса да, безгә дөнья икътисадына тиңләшергә омтылырга кирәк», - дип, мэр бүгенге күрсәткечләр белән канәгатьләнмәскә чакырды. Европа илләре белән чагыштыра башласак, безнең хезмәт хакларыбыз һәм тормыш-көнкүрешебез әле нык түбән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading