16+

Кулга кул тотышыйк, дуслар!

Казанның Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Кулга кул тотышыйк, дуслар!» дип исемләнгән VI шәһәр фестиваленең гала-концерты узды.

Казанның Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Кулга кул тотышыйк, дуслар!» дип исемләнгән VI шәһәр фестиваленең гала-концерты узды.

«Дети Солнца» дип исемләнгән концерт программасын карарга килүчеләрнең кулларында да кечкенә кояшлар иде. Артистларны нәни кояшчыклар белән сәламләделәр алар. Мәдәният сарае фойесында мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәр, шулай ук Дәрвишләр бистәсендәге балалар иҗаты үзәгенә йөрүчеләр кулы белән ясалган эшләнмәләрдән күргәзмә дә ясалган иде. Аниматорлар балалар өчен төрле кызыклы уеннар әзерләгән булсалар, волонтерлар бәйрәм кунакларына туңдырма белән Яңа ел теләкләре язылган открыткалар тараттылар.
Гадәттәгечә лаеклыларны бүләкләү тантанасы белән башланган чарада күпләр рәхмәт хатларына һәм мактау грамоталарына лаек булдылар. Концертта катнашучыларның да һәрберсенә бүләкләр бирелде. Номинацияләрдә җиңүчеләрнең исә, социаль партнерлар һәм фестивальнең дуслары ярдәмендә, күптәнге хыяллары да тормышка ашты. Аларны гамәлгә ашырырга Дәүләт Советы депутаты, «Таттелеком» ААҖнең генераль директоры, фестивальнең генераль спонсоры Лотфулла Шәфигуллин ярдәм итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading