16+

“Культуралар мозаикасы” бөтен милләтләрне берләштерә

Быел Казанда беренче тапкыр "Культуралар мозаикасы" исемле этноконфессиональ фестиваль узачак.

 “Культуралар мозаикасы” бөтен милләтләрне берләштерә

Быел Казанда беренче тапкыр "Культуралар мозаикасы" исемле этноконфессиональ фестиваль узачак.

Кремль яр буенда үтәчәк чараны махсус Республика көне алдыннан оештырырга булганнар. Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова сүзләренчә, концерт программасында 300 кешедән торган 32 иҗат коллективы чыгыш ясаячак. Аларның барысын да бер сәхнәдә күреп булачак.

- Концерт программасын өч өлешкә бүлдек. Беренчесендә - фольклор ансамбльләрнең чыгышын күрәчәкбез, икенчесендә - рухи культураны чагылдырган номерлар булса, өченче өлеш яшьләргә багышлана, анда дини төсмерле заманча җырлар яңгыраячак. Концерттан тыш дини оешмалар, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты каршында эшләп килүче милли-мәдәни автономияләр әзерләгән күргәзмәләр дә эшлиячәк, - дип сөйләде журналистларга министр урынбасары.
Фестивальне оештыру эшенә республикадагы төрле дини оешма вәкилләре дә җәлеп ителгән. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров әлеге проектның күптән көтелүен әйтте:
- Мөфтият күргәзмә өчен китап күргәзмәсе оештырачак. Анда дини китаплар һәм мәдрәсә өчен чыгарылган дәреслекләр куелачак. Шунда ук татар шәмаилләре күргәзмәсен дә күреп булачак. Татарстан мәчетләре төшерелгән махсус шәмаилләр дә эшләттек, - ди ул.

Татарстан митрополиясенең Казан епархиаль идарәсе секретаре Владимир Самойленко исә үзләре әзерләячәк күргәзмәдә, дини китаплардан тыш, чиркәү кирәк-яраклары куелачагын да әйтте. Тәреләрне реставрацияләү буенча мастер-класс та оештырырга җыеналар.

Болардан тыш, этноконфессиональ фестиваль кунаклары өчен каллиграфия, чигү буенча да мастер-класслар үткәреләчәк.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов фикеренчә, милли сәясәт һәркемгә дә кагыла. Шуның өчен дә ул һәркемгә аңлаешлы булырга тиеш.

- "Культуралар мозаикасы" фестивален ачык һавадагы Татарстан халыклары ассамблеясе дип тә атарга була. Халыклар ассамблеясе каршында бүгенге көндә 35 милли берләшмә эшли. Аларның 20се фестивальдә катнашу теләген белдерде. В.Белинский сүзләре белән әйткәндә, кеше белмәгән нәрсәдән курка. Фестивальнең максаты да үзең белән бер республикада яшәгән башка милләтләрнең гореф-гадәтләрен, традицияләрен өйрәнү, алар белән якыннан танышу, - ди ул.

Чараны оештыручылар фикеренчә, фестивальгә 5-7 мең кеше килер дип көтелә. Киләчәктә исә аны ел саен һәм берничә көн дәвамында үткәрү уе да бар. Анда милли ризыклар һәм киемнәр белән дә танышып булыр, ди алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading