Беренче кар җиргә төшүгә, халык Яңа ел бәйрәменә әзерләнә башлый. Күп кеше бәйрәмнең үзенә караганда әзерлек мәшәкатен үз итә.
Скопировать ссылку
Беренче кар җиргә төшүгә, халык Яңа ел бәйрәменә әзерләнә башлый. Күп кеше бәйрәмнең үзенә караганда әзерлек мәшәкатен үз итә.
Бигрәк тә балалар көтеп ала аны, чөнки бу көнне алар янына күчтәнәчләрен төяп Кыш бабай киләчәк. Ә быел исә Кыш бабай балаларны көттермәскә булды, Лапландиядән үзенең дусты Санта Клаусны чакырып бәйрәм алдыннан балаларга бүләк ясады.
Санта белән очрашуга Казан кирмәне тирәсендә балалар гына түгел, олылар да җыелган иде. Ни дисәң дә, Яңа ел кунагы бит. Өстән җепшек кар явып торса да, Санта белән Кыш бабайның кәефе күтәренке иде, балалар белән рәхәтләнеп аралашты алар. Иң әрсезләре хәтта Сантаның алдына ук менеп утырды, янәсе шулай теләк теләсәң чынга аша икән. Соңыннан кунаклар дусларын җыеп "Кольцо» сәүдә үзәгенә кадәр парад оештырды.
Финнар Кыш бабайны үзләренчә Йоулупукки дип йөртәләр икән. Лапландиядә аның үз авылы да бар. Биредә 600гә якын Эльф балаларга бәйрәм күчтәнәче әзерли икән.
Яңа ел бүләкләрен инде гыйнвар аеннан ук әзерли башлыйбыз. Ел саен аңа бөтен дөньядан миллионга якын хат килә безгә, бөтен балага да бүләк әзерләп бетергәнче бер ел вакыт уза, - ди Санта.
Безнең үзебезнең татар Кыш Бабае Сантадан аермалы буларак якын тирәдә генә, Арча районы, Кырлай авылында яши. Бабайга күчтәнәчләр әзерләргә Шүрәле, Батыр һәм Кар кызы ярдәм итә икән. Ел саен аңа Япониядән алып, Якын Көнчыгышка кадәр 5-8 мең хат килә ди.
Яңа ел кунаклары Татарстанның табигый тарихи музеена да сәяхәт кылды. Биредә аларны "Тин-клуб" яшь журналистлары көтеп тора иде. Алар Бабайлардан үзләре нинди бүләк яратулары белән кызыксынды.
- Мин бүләк алуга караганда бүләк бирергә күбрәк яратам. Балаларның елмаюы, ихлас шатлыгыннан да зуррак бүләк юк минем өчен. Без бер-беребезгә дә бүләк бирергә яратабыз. Мәсәлән, урыс Кыш бабаена мин узган елларда җырлый торган түбәтәй һәм бияләй бүләк иткән идем, - ди Кыш бабай.
Комментарийлар