16+

Кыш бабайның бүләкләре әзер

Яңа ел бәйрәме уңаеннан сабыйларга бүләкләр тарату өчен, Казан шәһәре бюджетыннан 21,1 миллион сум акча күчерелгән.

Кыш бабайның бүләкләре әзер

Яңа ел бәйрәме уңаеннан сабыйларга бүләкләр тарату өчен, Казан шәһәре бюджетыннан 21,1 миллион сум акча күчерелгән.

Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендәге 59 мең 300 сабыйга, 1-4 сыйныфларда белем алучы 43 мең 800 укучыга, кадет мәктәп-интернатында укучы 320 балага, «Дәвалау педагогикасы һәм дифференцияле укыту үзәге» учреждениесендә шөгыльләнүче 170 малай һәм кызга бүләкләр таратылачак. Кыш бабай бүләкләреннән бакчаларга һәм мәктәпләргә бара алмаучы 3 яшьтән 14 яшькәчә булган инвалид балалар һәм күп балалы гаиләләрдәге 3 яшьтән 6 яшькәчә булган нарасыйлар да читтә калмаячак.
«Татнефть-Арена» спорт комплексында 25 декабрьдә республикакүләм Чыршы бәйрәме уздырылачак. Әлеге чарага балалар иҗтимагый оешмалары укучы-әйдаманнары, уку отличниклары, олимпиадалар җиңүчеләре һәм җәмәгать эшләре активистлары чакырылачак.
Быелның 25 декабреннән киләсе елның 8 гыйнварына кадәр барачак кышкы каникул чорында башкалада 150 мәктәп яны лагере эшләячәк. Аңа 7 мең 170 бала йөреячәк. Мәктәпләрдә, өстәмә белем һәм мәдәният үзәкләрендә балалар конкурсларда, викториналарда катнашачак. Юлламаның тулы бәясе 875 сум. Ата-аналар шуның 131 сум 25 тиен өлешен генә түли. Каникулда балаларга 400 мәдәни һәм 125 спорт чарасы оештырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading