16+

Кыйммәткә төшкән Җиңү көне

Күзләрдән яшьләр тәгәрәшә, күңелләрдә сугыш елларының җуелмас хатирәләре яңара. Фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен бер яктан шатлыклы, икенче яктан бик тә дулкынландыргыч көн килеп җитте. Бүген Җиңү көне! Бөек Ватан сугышында җиңүебезгә инде 68 ел узып китсә дә, сугышта катнашкан, шул авыр елларда гомер иткән әби-бабайларыбыз аны кичәгедәй хәтерли. Сугыш...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан кичә республикабызның төрле районнарыннан җыелган сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына бәйрәм чарасына җыелды. Сугыш ветераннарын, җанлы коридор ясап һәм зур алкышларга күмеп, бәйрәм чарасына озаттылар. Республикабызның иҗат коллективлары исә тирә-юньне җыр-моңга күмде. Төп чара Г.Камал театрының зур сәхнәсендә үтте. Сугыш ветераннарын бәйрәм белән тәбрикләр өчен, сәхнәгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күтәрелде. «Җиңү көне - һәрбер россияле өчен изге бәйрәм. Дан һәм бердәмлек билгесе буларак, Җиңү көне безнең күп­милләтле халыкның көчен һәм рух ныклыгын күрсәтеп тора. Әлеге истәлекле көн - илнең буыннан буынга тапшырылып килә торган төп дәүләт бәй­рәме», - диде Р.Миңнеханов. Президент Татарстаннан фронтка 700 меңнән артык кеше киткәнлеген билгеләп үтте. Аларның ни-бары яртысы гына туган якларына әйләнеп кайта. «Бер генә ил, бер генә халык та ирек һәм бәйсезлек өчен болай югары тү­ләмәде», - дип ассызыклады Президент. Бу сүз­ләрдән соң бәйрәмдә катнашучылар яу кырында ятып калган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алды.
Еллар узу белән, безнең арада булган сугыш ветераннарының саны да кими. Бүген Татарстанда 100 меңнән артык сугыш ветераны исәп­ләнә. Р.Миңнеханов, фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Ул ветераннарга сәламәтлек, энергияләренең гел ташып торуын теләде. Бәйрәм чарасы исә җыр-биюләр, спектакльләрдән өзекләр белән дәвам итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading