16+

Әле елый, әле көлә...

Җәй белән көз тартышкангамы, һава торышының бу көннәрдә кәефе китеп тора бит әле. Яңа гына көлеп торган кояш әллә ни арада гына болыт артына керә дә кача... Бәрәңгеләр аласы бар иде лә! 5, 6, 7 сентябрьләргә бирелгән һава торышы фаразларына караганда, урманга гөмбәгә йөрү хәерлерәк булмагае әле. Гисметео сайтында яшенле...

Җәй белән көз тартышкангамы, һава торышының бу көннәрдә кәефе китеп тора бит әле. Яңа гына көлеп торган кояш әллә ни арада гына болыт артына керә дә кача... Бәрәңгеләр аласы бар иде лә! 5, 6, 7 сентябрьләргә бирелгән һава торышы фаразларына караганда, урманга гөмбәгә йөрү хәерлерәк булмагае әле. Гисметео сайтында яшенле яңгырлар, алмашынучан болытлы һава вәгъдә ителә бу көннәргә. Җылылык та көндезләрен - 14-19, төннәрен 14 градус. Шулай ук ял көннәренә дә зур өметләр багламагыз. Шимбә, ял көннәрендә дә алмашынучан болытлы һава, урыны белән явып узучы яңгырлар көтелә. Табигатьнең начар көне юк, билгеле. Яңгырлардан соң кояш чыгачагын да белеп торабыз. Шулай булгач, эш качмас! Һәр көнне сөенеп, табигатьнең матурлыгына сокланып үткәрик!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading