16+

Әле ярый сез бар, ир-егетләр! Бәйрәмегез белән сезне!

Бүген - Ватанны саклаучылар көне. Хәер, илне саклаучылар көне генә түгел, бөтен ир-атларның бәйрәменә әйләнде ул хәзер. Хәтта балалар бакчасында да бәйрәм уңаеннан малайларга кызлар бүләкләр әзерли, шигырьләр багышлый. Малайлар кечкенәдән үзләренең көчле зат икәнлекләрен тоеп үсеннәр диләрдер, күрәсең. Горурланырлык ирләребез шөкер, җитәрлек. Гармунчы Ринат Вәлиевнең осталыгын күреп хәтта Мисырда...

Бүген - Ватанны саклаучылар көне. Хәер, илне саклаучылар көне генә түгел, бөтен ир-атларның бәйрәменә әйләнде ул хәзер. Хәтта балалар бакчасында да бәйрәм уңаеннан малайларга кызлар бүләкләр әзерли, шигырьләр багышлый. Малайлар кечкенәдән үзләренең көчле зат икәнлекләрен тоеп үсеннәр диләрдер, күрәсең.

Горурланырлык ирләребез шөкер, җитәрлек. Гармунчы Ринат Вәлиевнең осталыгын күреп хәтта Мисырда калырга да кыстаганнар иде әле. Тик съүзебез ул хакта түгел. Аның төп батырлыгы - сигез балага әти булуындадыр.

- Баланы Ходай Тәгалә бирә бит инде аны, шулай менә, җиде улым, бер кызым булды, Аллага шөкер. Мин үзем дә гаиләдә 15нче бала идем, ишле гаиләдә яшәвем белән бәхетле. Балаларымны ислам дине буенча тәрбияләргә тырышам. 2-3 яшьтән үк улларым безнең белән намазга басалар иде инде. Берсен дә көчләмибез, безнең үрнәктә үзләре шулай телиләр. Ир-ат сабыр, түзем, гадел булырга тиеш. Ә менә вакчыллык, саранлык ир-атларга килешми,- ди Ринат Вәлиев.

"Элекон" заводында 57нче елын эшләүче, космик корабльләр ясауга зур өлеш керткән, эшендә зур уңышларга ирешкән, хәзерге вакытта заводта идарә рәисе Равил Мингалиев та күпләргә үрнәк җитәкче.

- Чын ир-ат спортны үз итәргә тиеш. Спорт ул физик, рухи яктан да кешене чыныктыра. Шатлыкларны, кайгыларны да сабырлык белән үткәрергә кирәк. Хәзерге тынгысыз заманда бу иң мөһиме. Бүгенге тормышыма шөкер итеп, эшемнән тәм табып, дүрт оныгымның рәхәтен күреп яшәүче дәү әти дә әле мин, - ди Равил абый.

Иңнәр сыгылырлык авырлыклар килгәндә терәк булырга газиз ирләребез бар, балаларны тиешенчә тәрбияләргә үрнәк әтиләребез бар, туган илебезнең иминлеге, тынычлыгы сагында торучы батыр егетләребез бар, киңәш сорардай, ярдәм кулы сузучы яраткан бабайларыбыз бар, кран ватылса да, авыр сумка күтәрергә кирәк булса да булышырга әзер көчле затларыбыз бар, үзебезне назлы хатын-кыз итеп тоярга мөмкинлек биргән чын ир-атларыбыз бар! Әле ярый сез бар, ир-егетләр! Бәйрәмегез белән сезне!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading