16+

Өлкәннәр Сабан туе нәрсәсе белән аерыла?

Сабан туен хәзер җәе буе уздыралар. Ниндиләре генә оештырылмый аның: авыл, район, республика, өлкә Сабан туйлары, кичкесе, балаларныкы дисеңме. Ә без менә өлкәннәр Сабан туен уздырдык. «Картаямыни соң йөрәк» клубы 100ләп ветеранны берләштерә. Инде бишенче ел рәттән Аккош күлендә клуб өлкәннәр өчен бәйрәм оештыра. Сабантуйга килүчеләр бүләкләрне, тәм-томны, күчтәнәчләрне үз­ләре...

Сабан туен хәзер җәе буе уздыралар. Ниндиләре генә оештырылмый аның: авыл, район, республика, өлкә Сабан туйлары, кичкесе, балаларныкы дисеңме. Ә без менә өлкәннәр Сабан туен уздырдык.

«Картаямыни соң йөрәк» клубы 100ләп ветеранны берләштерә. Инде бишенче ел рәттән Аккош күлендә клуб өлкәннәр өчен бәйрәм оештыра. Сабантуйга килүчеләр бүләкләрне, тәм-томны, күчтәнәчләрне үз­ләре белән алып киләләр. Сабан туен электәге гореф-гадәтләр буенча уздырырга тырышабыз. Бәйрәмгә сөлге җыюлар да оештырыла, мәйданнан гармунда да уйнап узалар. Бу юлы да шулай булды. Клубның сәнгать җитәкчесе Сания Закирова чараны бик җанлы итеп алып барды. Оештыручылар Мәрзия, Фирая, Рәшит, Заһертдин, Зөләйха, Сания нинди генә уеннар алып килмәгәннәр. Көянтә белән су да ташыдык, аркан да тартыштык, капчык киеп тә йөгердек, чүлмәк ваттык, агач «ат»ка да атланып чаптык. Өлкәннәр бәйгеләрдә бик теләп катнашты, яшьлекләренә кайткандай булды. Арабызда сугыш ветераны - 92 яшьлек Баһрам абый чүлмәкне иң оста ватучы булды. Ни хикмәт, көянтә белән су ташуда егетләребез Рәшит, Заһертдин, Фәрит, Илдус хатын-кызларны да уздырды.Ахырдан ун метрлы өстәл янында бергә чәй эчтек. Күмер самавыр, үлән чәе, чишмә суы... Үзең оештырган бәйрәм шулай күңелле була, күрәсең.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading