Гаиләдә ничә бала булырга тиеш? Бу сорауга һәр гаилә үзенчә җавап бирә. Ә менә Аксубай районы Урмандеево авылында яшәүче Татьяна һәм Михаил Максимовлар гаиләсе «мөмкин кадәр күбрәк» ди. Әгәр дә шулай булмаса, алар үзләренең дүрт балалары янына тагын үзләре ятим, үзләре сәламәтлеккә туймаган дүрт сабыйны сыендырмаслар иде.
Татьяна белән мин тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Без бергә!» республика иҗтимагый оешмасы уздырган җыелышта таныштым. Дөньяның иң бәхетле кешесе төсле ул - йөзеннән беркайчан да елмаю китмәс. Хәер, шулайдыр да - бүтәннәрне бәхетле иткән кеше генә бәхеткә лаек. Сигез балаң сигез яктан: «Әни!» - дип өзелеп торганда, ничек инде бәхетле булмыйсың. Хәер, сигез генә дә түгел инде, КАИны тәмамлаган олы уллары үзе гаилә корган. Уллары Емеляга яшь ярым ди. Килен дә күпбалалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләдән. Максимовларның ике өлкән уллары КАМАЗ төзүдә, тимерчелек заводында токарь булып эшлиләр, икесе дә бер участокта. Гаиләдә хезмәттән тәм табып үсү нәтиҗәсе инде бу. Яков сигезенче сыйныфта укый. Ә төпчекләре Аксиния балалар бакчасына йөри.
Әгәр дә Ходай биргән шушы дүрт баланы тәрбияләп аякка бастырса да, әлеге гаилә алдында баш ияргә булыр иде. Әмма эштән дә, авырлыклардан да курыкмаган игелекле гаилә язмыш тарафыннан кыерсытылган сабыйларны да үзенең җылы оясына алып, аларның күз яшьләрен елмаюга алмаштырырга карар кыла. Шулай итеп, 2008 елда алар тагын Ангелина, Саша, Вася, Дианалы булалар. Балаларның ике олысы Нурлат шәһәрендәге гомуми белем бирү коррекция мәктәбендә укый. Аксиния, Вася һәм Диананы әтиләре балалар бакчасыннан алып, атнага ике тапкыр 25 чакрым ераклыктагы район үзәгендәге сәнгать мәктәбенә йөртә. Күпбалалы гаиләләрдән булган һәм мөмкинлекләре чикләнгән кечкенә балалар өчен эстетик үсешне арттыру максатында, махсус сыйныф ачылган икән. Ул аларга бушлай. Максимовлар гаиләсе мәктәп директоры Галина Сорутдиновага бик рәхмәтле. Балалар анда җырларга, биергә, рәсем ясарга, пластилиннан сыннар әвәләргә өйрәнәләр.
Әлеге гаиләне чын мәгънәсендә уникаль, интернациональ дияргә була. Максимовлар үзләре чуаш, тәрбиягә алынган балалар - рус, татар, таҗик милләтеннән. Рус һәм чуаш теле гаилә теле дип санала.
- Балалар өч айлык чакларыннан чуаш телен аңлый, ә инде яшь ярымнан аралаша ук башлыйлар, - ди балаларының ана телен белүләренә сөенеп Татьяна Владимировна.
Балалар тәрбияләү белән күбрәк әтиләре шөгыльләнә, чөнки ул башка эштә эшләми, төп һөнәре - тәрбияче. Ә Татьяна ханым үз белгечлеге буенча хезмәт куя. Казан дәүләт мәдәният университетының китапханәләр бүлеген тәмамлаган ул. 25 ел китапханәдә эшләп, авылдашларында да, үз балаларында да китапка кечкенәдән мәхәббәт тәрбияләргә омтыла. Балаларының китаплар тотып төшкән рәсемнәре белән интернет тулган. Татьяна Владимировна үзе дә студент әле. Казан инновацияләр институтында өченче курста укый, югары белемле педагог-психолог булачак. Бу белеме балалар күңеленә юлны тагын да тизрәк табарга булышачак әле аңа.
Максимовлар гаиләсенең даны район чикләрен үтеп, күптән инде республикага таралган. Әниләре «2012 ел хатын-кызы» бәйгесендә «Хатын-кыз - ана» номинациясендә җиңү яулаган. Әниләренә булышырга гаиләнең олысы да, кечесе дә килгән. Гаилә ансамбле чуаш телендә җырлап, «Корстон»дагыларның күңелен яулаган. 2013 елда Пензада узган «Идел буеның уңышлы гаиләсе» беренче округ фестивалендә «Шәфкатьле йөрәк» номинациясендә дә җиңү яулаган алар.
- Безнең уңышларыбызның нигезендә чуаш теле ята, - диләр Максимовлар, ана телләрен данлап. - Кайда гына булсак та, гаилә ансамбле белән үз телебездә җырлыйбыз. Әтиебез гармунда уйный. Милли киемнәр кигән балалар берәүне дә битараф калдырмый. Балаларга да туган телебез белән горурланырга бу бер сәбәп булып тора, - диләр өлкән Максимовлар беравыздан.
2013 елда аларга Мәскәүдә тәрбиягә бала алган гаиләләрнең Бөтенроссия форумында да катнашырга туры килгән. Ә инде республика фестиваль-конкурсларында алган грамота-дипломнарын санап кына бетерерлек түгел.
Әлеге гаиләне Татарстанда гына түгел, күрше Чуашстанда да яхшы беләләр. Алар андагы ярыш-бәйгеләрдә дә катнашып, җиңү яулыйлар. Чабаксарда узган «Корымас чишмәләр» республика конкурсында балалар белән бергә аларның дәү әниләре - әтиләренең әнисе һәм әтиләренең дүрт сеңлесе ирләре белән чыгыш ясаганнар. Гаилә кирәк чагында шулай бергә җыела. Югыйсә, төрле җирдә - кем Казанда, кем Аксубайда, кайберләре Чаллыда яши. «Безне милли җыр-моң берләштерә», - диләр алар.
Президент машина бүләк иткәннән соң, бу гаиләдә кая да булса бару мәшәкатьтән күбрәк бәйрәмгә әйләнгән. Алар Казанга аквапаркка да, динозаврлар паркына да, Ратушада узган Яңа ел бәйрәмендә дә җайлы гына килеп киткәннәр. Әле үзләре генә дә түгел, районның тәрбиягә бала алган гаиләләрен дә алып барганнар.
2014 елда Казан Кремлендә Татарстан Президенты һәм аның тормыш иптәше республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итте. Алар анда да югалып калмаган - ансамбль белән чыгыш ясаганнар. Максимовларның максаты - кемнәргәдер күренеп, мактанып йөрү түгел, сәламәтлеккә туймаган сабыйларның да матурлык тудырырга сәләтле икәнен башкаларга да күрсәтү, аларны да бу игеклекле адымны ясарга этәрү. Шөкер, районда тәрбиягә бала алган гаиләләр саны арта.
Бүген Максимовларның кайбер мәшәкатьләре артта калган инде. Балаларның барысы да диярлек физик яктан сәламәт, гаиләнең горурлыгы һәм куанычы булып үсеп киләләр. Ә бит аларны моңа кадәр беркем дә алырга теләмәгән, чөнки психик, физик кимчелекләре булган балалар булганнар.
Гаилә тагын бер зур шатлыгы белән уртаклашмый кала алмады. 2015 елда алар Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан шәхси йорт төзү өчен субсидия алган, 2016 елда өй туе уздырганнар. Хәзер бу зур гаилә җырлап-биеп күңелле итеп, бөтен уңайлыклары да булган өр-яңа йортта яшәп ята. Шул ук елны Кремльдә Президентның үз кулыннан «Лада ларгус» машинасының ачкычы да тапшырылган Максимовларга.
Алардан еш кына: «Балаларны үсеп җиткәч кая куярсыз соң?» - дип сорыйлар икән. Бу сорауны күп вакыт җавапсыз калдыра алар. Чөнки кайчандыр ятим булып та, бүген бәхетле гаиләле булган сабыйлар йөгереп килеп кочаклыйлар, куллары эшли, күзләре күрә икән, алар шуңа сөенеп туя алмыйлар. Алар бүгенге көн белән яши. Иртәгә нәрсә буласын беркем дә белми. «Әгәр дә син баланы бүген бәхетле итә аласың икән, син аны эшләргә тиеш. Без шатланырга һәм яратырга туганбыз, шунысын яхшы беләбез», - ди Татьяна, кояштай елмаеп.
Чуаш милләтеннән булган Максимовлар Татарстанда яшәүләренә дә сөенеп туя алмыйлар. Республикабызда кечкенәме-зурмы һәр милләтнең үсеше өчен уңайлы шартлар тудырылганга, Президентка да рәхмәт кенә әйтеп торалар. Авылда яшәүнең авырлыктан бигрәк күбрәк рәхәт яклары күп булуга күптән инанганнар инде. Алар: «Балалар күбрәк булган саен, гаилә ныграк була», - диләр һәм тагын бер сабыйга җылы кочакларын ачарга торалар. Тиздән, бик тиздән тагын бер 12 яшьлек күзләре начар күрүче кыз бала әлеге гаилә назын тоеп, җырлап-биеп яши башлаячак. Аны барып күргәннәр инде, хәзер документлары әзер булганны гына көтәләр. Кыз да бу көнне түземсезлек белән көтә, ди. Бәхеткә һәркемнең хакы бар бит. Максимовлар гаиләсенең ул сабыйны да тормыштан тәм-ямь табып яшәргә өйрәтәсенә бер шигем дә юк.
Комментарийлар