16+

Маршрут автобуслары газ ягулыгына күчә

Яңа елдан Казанда газ ягулыгында йөрүче автобуслар барлыкка киләчәк.

Маршрут автобуслары газ ягулыгына күчә

Яңа елдан Казанда газ ягулыгында йөрүче автобуслар барлыкка киләчәк.

Шәһәр маршрутларына шундый 65 автобус чыгар дип көтелә. «МАЗ-203965» автобусларының бәясе - 7,5 миллион сумнан артыграк.
Шәһәр башкарма комитетының транспорт, җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты җитәкчесенең урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан җәмәгать транспортын газ ягулыгына күчергән пилот төбәк булачак. Беларусь автобусларын презентацияләү 1 нче май мәйданында узган. «Минск автомобиль заводы» ААҖ директорының урынбасары Сергей Крель сүзләренчә, бу модель автобусны тәкъдим итү - Россиядә беренче генә тапкыр. Модель яңа дизайнда, анда кондиционер урнаштырылган һәм утыргычлары вандаллар кул тидермәслек итеп эшләнгән. Рөстәм Нигъмәтуллин, Казанның автобусларны тәкъдим итүчеләргә таләпләре бик гади, ди. Машина экономияле һәм аңа киткән акчалар үзләрен акларга, гражданнарның куркынычсызлыгы сакланырга тиеш, дип саный ул. Әйтүләренчә, дизель ягулыгы урынына газ куллану 3,5 тапкырга арзанрак булачак. Әйтик, газ тутырылган баллон (1300 куб метрга якын) 500-600 чакрымга җитә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading