16+

Машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан бирүнең тәртибе үзгәрде

Россиядә 1 сентябрьдән транспорт чарасын идарә итү хокукы танык­лыгы алу өчен имтихан тапшыруда яңа таләпләр гамәлгә керде.

Машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан бирүнең тәртибе үзгәрде

Россиядә 1 сентябрьдән транспорт чарасын идарә итү хокукы танык­лыгы алу өчен имтихан тапшыруда яңа таләпләр гамәлгә керде.

Укучы-курсантка, хата җибәргән очракта, күбрәк сорауга җавап бирергә һәм гамәли күнекмәләрне дә күбрәк үтәргә туры киләчәк. Билетлар юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертелгән («хәвефле йөртү» аңлатмасына кагылмый) соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып төзелгән.

Тест тапшырганда имтихан бирүчегә, элеккеге кебек, ике ялгышуга рөхсәт. Ләкин алар төрле бүлекләрдән булырга тиеш. Һәр ялгышуга өстәмә 5 сорау бирелә. Автодромда имтихан бирүче уннан өчне түгел, ә унҗидедән биш гамәли күнекмә башкарырга тиешле була. Барлык биремнәргә бер сәгать вакыт каралган.

Шәһәрдәге имтиханга да үзгәреш кертелгән. Укучы-курсант 30 минутта иң күбе 4 штраф балл җыя ала. Хаталар өч категориягә: тупас, уртача һәм кече зурлыктагыларга бүленгән. Тупас - каршы як полосага чыгу, светофорның кызыл утына узып китү, тизлекне арттыру, «стоп-линия»гә керү, кирәк булганда, автомобильләргә һәм җәяүлеләргә юл бирмәү. Мондый хаталар өчен шунда ук 5 штраф балл куела һәм имтихан туктатыла. Иминлек каешын эләктерергә онытсаң, монысы «уртача» хата санала, 3 штраф балл. Автомобильне кисәк туктату, акрын хәрәкәтләнү «кече» гаепкә керә, 1 штраф балл.
Имтихан вакытында машинада ике кеше генә була: имтихан тапшыручы һәм имтихан алучы. Укучы-курсант берәр этаптан имтихан бирмәсә, аны атна саен тагын өч мәртәбә тапшыра ала. Дүртенче мәртәбәгә инде бер айдан соң гына килеп була. Таныклык алырга кандидат, инспектор карары белән килешмәсә, имтихан тапшыру видеоязмасын теркәп, шикаять бирә ала.
Таныклык бирү срогы бер көннән утыз көнгә кадәр озынайтылды. Имтихан тапшыруга чират көтү 15 минуттан артмаска тиеш. Дәүләт пошлинасы 2 мең сумнан 3 мең сумга кадәр күтәрелде. Билетлар тупланмасы ЮХИДИнең рәсми сайтына куелачак.

Административ хокук бозулар кодексына кертелгән үзгәрешләр дә шулай ук быелның 1 сентябреннән гамәлгә куелды. Хәзер транспорт чарасы хуҗасы эвакуатор хезмәте өчен һәм үзенә салынган штрафны автомобилен штраф мәйданчыгыннан алганнан соң, 60 көн эчендә түләргә тиеш. Моңа кадәр эвакуатор хезмәтенә түләү һәм штраф автомобильне штраф мәйданчыгыннан алганга кадәр башкарылган булырга тиеш иде. Яңа кагыйдә нигезендә, җирле хакимият органнары штраф мәйданчыгында машина тоту һәм эвакуация хезмәте бәяләрен үзләре билгеләргә хокуклы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading