16+

Медальле сөт эчегез

Сез нинди сөт эчәсез? Ә без эчә торган сөт исә медальле. Нинди сөт икән инде анысы, дисәгез - Казан, Чаллы һәм Түбән Кама сөт комбинатлары җитештергән сөтләр алар «медалист»лар.

Медальле сөт эчегез

Сез нинди сөт эчәсез? Ә без эчә торган сөт исә медальле. Нинди сөт икән инде анысы, дисәгез - Казан, Чаллы һәм Түбән Кама сөт комбинатлары җитештергән сөтләр алар «медалист»лар.

Әлеге комбинатлар «Просто молоко» компанияләре структурасында эшли. «Просто молоко» исә 2014 елның иң яхшы продукты булып танылды. 10-14 февраль көннәрендә Мәскәүдә узган «ПРОДЭКСПО-2014» халыкара күргәзмәсеннән алтын медальләр һәм «2014 елның иң яхшы продукты» халыкара бәйгесе лауреаты дипломы белән кайтты ул.
«Просто молоко» компаниясендә бүгенге көндә 9 сөт комбинаты бар. Шулардан Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә һәм Мамадышныкылар исә республикада иң зурлары булып санала. Кыскача гына аңлатма биреп киткәндә, Казан сөт комбинаты бай тарихлы һәм сыйфатлы, тәмле сөт продуктлары җитештерүдә зур тәҗрибәгә ия. Ассортиментта 90 исемдәге сөт продукты санала. Чаллы сөт комбинаты исә - 70, Түбән Кама сөт комбинаты - 30, Бөгелмә сөт комбинаты 37 исемдәге сөт продуктлары җитештерә. Мамадыш сыр-май ясау комбинаты Россиядә иң сыйфатлы сыр җитештерүче буларак танылган. Аның контейнерыннан көн дә 18 тоннадан артык сыр төшә. Алексеевск, Яңа Чишмә, Аксубай һәм Мөслим сөт комбинатларының да үз өстенлекләре бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading