16+

Мәхәббәтеңне Казанда аңлат!

Гашыйклар көне җитә! Сөйгәннәренә мәхәббәтләрен гадәти булмаган рәвештә ничегрәк аңлатырга икән дип баш ватучыларга Казанга килергә киңәш итәбез.

Мәхәббәтеңне Казанда аңлат!

Гашыйклар көне җитә! Сөйгәннәренә мәхәббәтләрен гадәти булмаган рәвештә ничегрәк аңлатырга икән дип баш ватучыларга Казанга килергә киңәш итәбез.

Башкалабыз Гашыйклар көнен каршылау өчен иң романтик шәһәрләр өчлегенә кергән. Oktogo.ru отельләрне онлайн броньлаштыру сервисының 14-16 февраль көннәренә нисбәттәге мәгълүматларына караганда, романтик ял өчен иң популяр шәһәрләр дип Сочи, Казан, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Ярославль, Псков, Бөек Новгород, Тверь, Великий Устюг һәм Ясная Поляна табылган. Казанда гашыйкларны җәлеп итәрдәй урыннар күп шул. Сөембикә манарасы дисеңме, «Черек күл» паркын әйтәсеңме... Гашыйклар аркасын ал тагын! Әлеге аркада мәхәббәттә аңлашкан гашыйклар мәңге аерылмаячаклар, имеш. Ике гашыйкның бер йозакка бикләнгән мәхәббәтләрен саклаучы агачның да Казанда «үскәнен» онытмагыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading