Быел беренче тапкыр, Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен, Татарстан Президенты премиясе тапшырдылар.
Төрле елларда Татарстанның премьер-министр урынбасары, «Зенит Банкы» идарә рәисе киңәшчесе вазифаларын башкарган, Иҗтимагый палатага нигез салучыларның берсе - Илгиз Хәйруллин да шул лауреатлар арасында.
- Илгиз Кәлимуллович, башта укытучылык һөнәрен сайлаган авыл егете сәясәткә ничек кереп китте?
- Мин аны үзем дә белмим. Педагогия көллиятен тәмамлаганнан соң, ике ел мәктәптә эшләдем. Соңыннан югары уку йортына кердем. Аспирантурага барырга иде ниятем. Ләкин инде кулыма диплом алдым дигәндә генә, мине педагогия университетының комсомол комитеты секретаре итеп чакырдылар. Билгеле, укуымны дәвам итәсем килгән иде. Шунда фәнни җитәкчемнән барып киңәш сорадым. Ул исә: «Әйдә, бер ел эшлә, соңыннан карарбыз», - диде. Бер елдан мине Бауман районы секретаре итеп билгеләделәр. Шуннан китте инде... Гомумән, бу эшне мин сайламадым, ул мине сайлады.
- Иҗтимагый палата башлангычында торган кеше буларак, җиде ел эчендә бу өлкәдә иң зур уңышыгыз дип нәрсәне саныйсыз?
- Иҗтимагый палата башлангычында без 50 кеше тордык. Эшләве кызык та, авыр да булды. Чөнки әле бу юнәлештә эшли генә башлаган еллар, тәҗрибәбез дә юк. Иң зур уңышыбыз - палатаның аякка басуы, минемчә. Эшләү барышында йөзләгән экспертларны чакырып, төрле карарлар кабул иттек. Һәр карарның иҗтимагый палата аша узуына ирештек. Районнарда да иҗтимагый шуралар булдырдык. 2008 елда коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар тапшыруны без беренчеләрдән булып башлап җибәрдек. Алар хәзер дә актив эшләп килә.
- Ул вакыттагы ук күз алдында булып та, әле булса чишелми калган мәсьәләләр бармы?
- Җәмгыятьтә проблемалар һәрвакыт булып тора. Аны берничек тә үзгәртеп булмый. Иҗтимагый палата - демократияне үстерү дигән сүз ул. Шул ук демократияне генә алсак та, бүген аңа кагылышлы чишелмәгән проблемалар күп. Танылган философ Николай Бердяев кайчандыр әйткән иде бит, «Идарә итү формасы буларак, демократия инде үзен акламый», - дип. Халык урамда иркенләп йөри алу, үз сүзен әйтү генә демократиягә керәме? Нинди дә булса карар кабул иткәнче, башыннан ахырына кадәр халык белән киңәшләшеп эшләнсә, менә ул демократия була. Карар кабул иткәннән соң гына урамга чыгуның ни файдасы бар?! Демократик илдә күпчелек фикеренә колак салына, ә алга таба азчылык сүзенә дә игътибар итәчәкбез. Без хәзер шуңа таба барабыз да. Сайлаулардан соң Татарстан Президенты күп тавыш җыймаган партияләргә дә, ил сәясәте буенча фикерләрне туплап, бергә эшлик диде бит.
- Сез берара Мәскәүдә Татарстан мәнфәгатьләрен яклаган кеше. Соңгы елларда башкаланың республикага карашы уңай якка үзгәрде. Моңа нинди факторлар тәэсир итте дип уйлыйсыз?
- Моңа Татарстанның тырышлыгы аркасында гына ирештек без. Кайберәүләргә ул ошамый. «Молодая гвардия» нәрсә китереп чыгарды, Владимир Жириновский нәрсәләр сөйләде. Ул бит күктән алган сүзләр түгел, каяндыр ишеткән, кемдер сөйләгән сүзләр. 90 нчы елларда бездә бөтенләй мәгълүмати изоляция иде. Ул вакытта Татарстан турында Россиянең бер генә журналисты да яхшы сүз язмады. Хәзер Президент исеменә бәйләнәләр. Конституциягә каршы килердәй закон кабул иттеләр. Кызганыч, Россиядә әле Империячел фикер йөртү бетмәгән. Никтер төбәкләрдән куркалар. Бер яктан мин аларны аңлыйм. Башка төбәкләрнең Татарстан кебек мөмкинлеге юк. Донор булган, үз-үзен тәэмин итә алган андый төбәкләр бармак белән генә санарлык. Шуңа да, башкаларга караганда, бездән акчаны күбрәк тә ала торганнардыр. Шул акчаларның бер өлешен булса да республиканы үстерүдә куллансак, сөенергә генә кирәк. Шул ук Универсиада, Чемпионат стадионнары беркая да китми бит, бездә кала.
- «Мы вместе - без бергә» хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе дә сез. Бу хәрәкәтнең төп идеясе нидән гыйбарәт иде?
- Аның төп максаты - 2030 стратегик программасы үтәлешенә кешеләрне җәлеп итү. Бу хәрәкәттә бигрәк тә яшьләрнең актив катнашуы, үз фикерләрен курыкмыйча әйтүе сөендерде мине. Безнең заман белән чагыштырганда, бөтенләй башка яшьләр алар. Без үскән вакытта, ниндидер басым булды. Хәзер яшьләр ирекле фикер йөртә, бөтен проблемага да үз сүзләре бар. Алар башкалар ничек әйтер дип куркып тормый.
- Тормышта, сәясәтче битлеген салган Илгиз Хәйруллин нинди ул? Сезне шахмат уйнарга, китап укырга, балык тотарга ярата дип беләм...
- Кызганыч, кулга шахматны инде күптәннән алган юк. Яратам, тик эш белән аңа тотынырга вакыт булмады. Хәзер менә пенсиядә, ял итәргә өйрәнеп кенә киләм. Ялга чыккач, эшсез тора алмавымны аңладым, тагын нигә булса да тотынырга дип йөрим.
- Сугыш чоры баласы буларак, нинди хатирәләр күңелегездә уелып калды?
- Ачлык әллә ни истә калмады. Мин аны ачлык дип уйламаганмын да инде, шулай тиеш дип кабул иткәнмен. Истә калган вакыйга шул булды, әти сугыштан әйләнеп кайтканда, әни ипи салган иде. Ипине оннан гына салып булмый, дефицит бит. Әни бәрәңге белән катнаштырып пешерде аны. Әти, шул ипине алдына алып кискәндә: «Балаларыма әйбер кушылмаган ипи ашатсам, үлсәм дә, үкенмәс идем!» - дигән иде. Ашата алмады... Сугыштан инвалид булып кайткан әти 1951 елны гүр иясе булды. Ялгыз калган әни мине, 13 яшьлек баланы, ничек курыкмыйча Казанга җибәрә алды икәнен әле дә аңлый алмыйм. Күрәчәгем булгандыр инде, миңа тормышта гел бәхет елмайды.
Комментарийлар