12-17 сентябрь көннәрендә Казанда III Төрки яшьләр фестивале уза.
Фестиваль Габдулла Тукайның тууына - 130, Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган. Фестивальдә төрки яшьләр оешмалары җитәкчеләре, яшь шагыйрь һәм язучылар катнаша.
Республиканың Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова делегатларны Татарстан белән таныштырды.
- Фестиваль изге Корбан бәйрәме вакытында үткәрелүе белән аеруча да үзенчәлекле. Кичә минем телефоным тәбрикләүләрдән ярыла язды. Шул вакытта һәм менә сезне күргәч, Җир шары нинди зур, шул ук вакытта нинди кечкенә икәненә инандым. Дөнья буйлап сибелеп яшәсәк тә, безне күп нәрсә берләштерә. Без моны кадерләп сакларга һәм киләсе буыннарга тапшырырга тиешбез, - диде Римма Ратникова.
Каләм тибрәтүчеләр бирегә үз максатлары, бер кочак иҗат җимешләре белән килгән иде. 27 яшьлек Артур Дулаев Карачай-Черкесия республикасыннан килгән бердәнбер делегат. Катнашучылар күбрәк тә булыр иде ди ул, әмма фестиваль көннәре Корбан бәйрәменә туры килгәнлектән, күбесе ерак юлга чыгып китә алмаган. Бу бәйрәмне якыннарың, туганнарың белән уздыру гадәте сакланган аларда. Артур төрки халыкларга багышлап патриотик рухта шигырьләр яза. Тиздән берничә автор берләшеп, «Йөрәктән килгән тавыш» дип аталган җыентык бастырырга исәпли.
- Туган телебездә китапны бары шәхси нәшриятларда гына бастыра алабыз. Дәүләтнең аз санлы халыкларга ярдәме аз. Гадәттә, шигырьләремне интернеттагы шәхси битемдә бастырам. Телне саклап калу проблемасы бездә дә бар, яшьләр күбрәк рус телендә сөйләшә. Без моның белән көрәшәбез. Тел бетсә, милләт тә бетә бит, - диде Артур.
Татарстан делегаты булган Карлыгач тәхәллүсе астында иҗат итүче Ләйлә Хәбибуллинаны шигърият дөньясында белмәүче кеше юктыр. Ул тумышы белән Буа кызы. Хәзерге вакытта Казанның 19 нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбият укыта. Кечкенәдән шигырьләр яза. Иҗат җимешләре «Идел», «Казан утлары» журналларында басыла, «Иделем акчарлагы» конкурсында каләм чарлый.
- Татарстанда яшь язучылар өчен юл һәрвакыт ачык. Төрле журналлар үзләре үк безгә шигырьләрегезне җибәрегез, дип тора. Язучылар өчен төрле конкурслар үткәрәләр. Мәктәптә укыганда сыйныф җитәкчем, яз, дип, мине һәрвакыт дәртләндереп торды. Беренче тапкыр шигырьләрем «Көмеш кыңгырау» газетасында басылып чыкты. Быел шушы форумда без яшь язучыларның иҗатын тагын да үстерү өчен төрле проектлар уйлап табачакбыз, - диде Ләйлә.
Яшьләр Татарстан Язучылар берлегендә узган шигъри фестивальдә катнашып, Казан, Болгар шәһәрләре буйлап сәяхәт итәчәк, бер-берсенең иҗаты белән танышачак.
- Иртәгесе көн - яшьләр кулында. Алар безнең ил, дөнья белән идарә итәчәк. Хәзерге вакытта безгә аларны дуслаштыру мөһим. Милләтара, динара конфликтлар бер-беребезне аңламаудан, белмәүдән килеп чыга. Моны булдырмаска кирәк. Казан, Татарстан белән кызыксынган яшьләрне җыя алдык дип уйлыйбыз, - диде Россия Дәүләт Думасы депутаты, татарларның милли-мәдәни федераль автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов.
Төрки яшьләр фестивале төрки милләтләрне үстерүгә өлеш кертүче чараларның берсе генә әле. Быел апрель аенда «Төркиләр мирасы» дип аталган яшьләр белем бирү форумы узды. Август аенда Гагаузиядә төрки яшьләр лидерлары конгрессы үткәрелде. Күптән түгел Кыргызстанда II Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар