16+

Милләттәшләребез бүген Татарстан белән бергә хәрәкәт итә

«Еллар үткән саен, Бөтендөнья татар конгрессы башлаган эшләрнең масштабы, офыклары киңәя бара. 20 елдан артык хәрәкәтнең нәтиҗәләре дә бүген ачык күренә: безнең сафлар елдан-ел ныгый, киңәя, буыннар алышына, яңалары килә. Ләкин бер нәрсә үзгәрешсез кала, ул - халкыбызның көчле рухы, киләчәккә омтылышы. Димәк, халкыбыз яши, алга бара. Безгә сезнең белән...

Милләттәшләребез бүген Татарстан белән бергә хәрәкәт итә

«Еллар үткән саен, Бөтендөнья татар конгрессы башлаган эшләрнең масштабы, офыклары киңәя бара. 20 елдан артык хәрәкәтнең нәтиҗәләре дә бүген ачык күренә: безнең сафлар елдан-ел ныгый, киңәя, буыннар алышына, яңалары килә. Ләкин бер нәрсә үзгәрешсез кала, ул - халкыбызның көчле рухы, киләчәккә омтылышы. Димәк, халкыбыз яши, алга бара. Безгә сезнең белән...

7 декабрьдә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында комитет рәисе Ринат Закиров шулай дип белдерде. Ел йомгакларына багышланган җыен уздыру - Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегендәге традицияләрнең берсе. Ринат Закиров быелгы утырыштагы чыгышында ел дәвамында башкарылган эшләргә тукталды. Аныңча, татар дөньясы бүген Татарстан белән бергә хәрәкәт итә дип әйтергә тулы нигез бар. Мондый уңышлар күктән төшкән бәхет түгел, алар - Бөтендөнья татар конгрессының һәм бөтен дөньяга сибелгән халкыбызның тырышлыгы нәтиҗәсе, диде ул. Татарлар яшәгән һәр төбәктә узучы Сабантуйлардан кала, татар тарихына багышланган вакыйгалар саны да артканнан-арта бара. Быел Чуашстанда II Бөтенроссия ат чабышлары узган, Әстерхан һәм Мәскәү шәһәрләрендә, Барда районы үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлегенә һәйкәлләр ачылган, Уральск шәһәрендә Тукай яшәгән йортка Татарстан ярдәме белән ремонт ясалган. Татар конгрессы мәгариф мәсьәләләренә аеруча зур әһәмият бирә. Соңгы елларда район үзәкләрендә татар мәктәпләре калмады диярлек. Шул уңайдан, Башкарма комитет структурасында милли мәгариф бүлеге булдырылган. Ул республика шәһәрләре һәм район үзәкләре мәктәпләрендә туган телдә укыту мәсьәләләрен контрольгә алган. Р.Закиров мәгариф өлкәсенә кагылган тагын бер проект турында әйтте. Сүз Казанда милли интернат-гимназия булдыру турында бара.
Утырышта ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе, күренекле әдип Разил Вәлиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов һ.б. рәсми затлар, Россиянең 52 төбәгеннән, 16 ерак һәм якын чит илдән килгән җирле татар оешмалары вәкилләре, милли хәрәкәт лидерлары катнашты. Утырыш барышында алдагы көнне эшләгән сигез комиссиянең рәисләре анда кабул ителгән резолюцияләрне укыды. Татар милләтенең стратегик үсеше комиссиясе рәисе - БТК БКның этнологик мониторинг үзәге җитәкчесе Дамир Исхаков сүзләренчә, милли аңның нигезе ул - тарихи аң, кызганыч, ул татарда җитәрлек түгел. Чыгышында ул, Россия буенча 4300 татар авылы бар, шул авылларның тарихын өйрәнеп, аларны интернетка эләргә кирәк, диде. Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү комиссиясе рәисе - РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин исә соңгы вакытларда күзәтелгән вазгыятькә тукталып үтте. Аның сүзләренчә, татар үз тарихында, нинди генә чор булмасын, хәтта чукындыру сәясәте барганда да, русларның чиркәүләрен яндыру кебек түбән дәрәҗәгә төшмәгән. Бу очраклар татарлар өстенә аударылып калмасын, дигән фикердә тора ул. Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы комиссиясе рәисе - мәдәният министры Айрат Сибагатуллин татар фольклоры белгечләре әзерләү, милли уен кораллары җитештерүне җайга салу кебек мәсьәләләргә тукталды. Калган комиссия рәисләре дә кабул ителгән резолюцияләре белән таныштырды.
Чарада Чуашстан татарлары милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Фәрит Гыйбатдинов, Ульяновск татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмис Сафин, Урал татарлары конгрессы рәисе урынбасары Фәвия Сафиуллина, Оренбург татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Руслан Зәбиров һәм башкалар урыннардагы эшләре белән таныштырды, үз теләк-тәкъдимнәрен кертте, кайбер өлкәдә ярдәм итүләрен сорады.
Пленар утырыш вакытында шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының яңартылган сайтын да тәкъдим иттеләр. Татар җәмәгатьчелегенең иң актив кешеләренә Татарстан һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading