16+

Минтимер Шәймиев: «Көч – бердәмлектә»

фото: shaimiev.tatarstan.ru Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Наша республика» газетасына интервью биргән. Әлеге әңгәмәдән өземтәне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. ...Казанда 80 нче елларда бары тик бер татар мәктәбе эшләде, анысы да тулысынча татарча түгел. Кешеләр урамда, трамвайда татарча сөйләшергә оялалар иде. Ун классны татарча укып тәмамладым...

Минтимер Шәймиев: «Көч – бердәмлектә»

фото: shaimiev.tatarstan.ru Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Наша республика» газетасына интервью биргән. Әлеге әңгәмәдән өземтәне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. ...Казанда 80 нче елларда бары тик бер татар мәктәбе эшләде, анысы да тулысынча татарча түгел. Кешеләр урамда, трамвайда татарча сөйләшергә оялалар иде. Ун классны татарча укып тәмамладым...

фото: shaimiev.tatarstan.ru

Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Наша республика» газетасына интервью биргән. Әлеге әңгәмәдән өземтәне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

...Казанда 80 нче елларда бары тик бер татар мәктәбе эшләде, анысы да тулысынча татарча түгел. Кешеләр урамда, трамвайда татарча сөйләшергә оялалар иде. Ун классны татарча укып тәмамладым - мин авыл малае. Безнең районда бары тик бер генә урыс кешесе яши иде. Казанга укырга килгәч, керү имтиханнарын рус телендә тапшырырга кирәк иде. Әгәр дә мин математика белән физиканы белмәгән, барлык сочинениеләрне яттан истә калдырмаган булсам, хәзер биредә сезгә русча интервью биреп утырмас идем.
90 нчы елларда дәүләтчелеге тарихыннан хәбәрдар булган барлык интеллигенция тулы бәйсезлек өчен күтәрелде. Мин ул вакытта президент идем. Мине Борис Ельцин белән бер көнне - 1991 елның 12 июнендә сайладылар. Татарстанда минем өчен халыкның 71 проценты тавыш бирде, ә Борис Ельцин 50 процент та җыя алмады. Халыкның күбесе бәйсезлек таләп итте. Мин аларга нәрсә дип әйтергә тиеш идем, таләп итмәгез дипме? Ә Михаил Горбачев «сүз азатлыгы» ди, бюрократлар белән көрәшергә чакырды.
Мин ул чактагы вакыйгаларның тере шаһиты, ул вакытлар куркыныч төш кебек! Михаил Сергеевич СССРның халык депутатлары съездында бюрократларны тар-мар итәргә чакырды: сез - астан, без өстән эш итик, имеш. Мин залда утырам һәм уйлыйм: нәрсә турында сөйли бу, өстәгеләрнең барысын да себереп түгәргә җыена түгелме соң бу дим. Кем белән эшләмәкче була микән соң бу аннан дим. Бу аның иң зур хатасы булды, ул хакта аның фикердәше, үзгәртеп кору идеологы Александр Яковлев үзенең «Сумерки» дигән китабында язып та чыкты.
Ул чакта бездә вазгыять дары өстендәге кебек иде. Кайберәүләр Шәймиев милли факторны файдаланды ди. Ничек алай? «Шәймиев син татармы?» дигән лозунглар белән чыктылар. Миннән дә татаррак булган татарны эзләргә кирәк әле.
Минтимер исеме рус теленә «я - железный» дип тәрҗемә ителә. «Дудаев - тимер, Шәймиев - камыр» дигән лозунглар да булды. Борис Ельцин 1990 елның җәендә демократия тарафдары буларак Татарстанга килде. Әллә ни әзерләнергә дә кирәкмәде, болай да бөтен халык урамда иде инде. Интеллигенция белән очрашасы иде ди. Без аны Язучылар союзына алып бардык. Китте сөйләшү: Ельциннан тулысынча бәйсезлек таләп итәләр. Ул очрашуны көчкә төгәлләдек, Ельцин үзе дә нәрсәгәдер ышандырырга мөмкин түгеллеген аңлады. Мин моңа киттек дим, ә чыгу юлында - халык, чыгып булырлык түгел. Арткы ишек бармы, дип сорый бу миннән. Бар, минәйтәм. Ул урамга чыкты, якындагы тукталышка трамвай килеп туктады. Ельцин тиз генә барып трамвайга утырды да китеп барды. Ә без басып калдык. Аның сакчылары машинага утырып трамвай артыннан чапты. Ахырдан сорыйм моннан, ну, ничек анда трамвайда дим. Кердем, исәнләштем дә китеп бардык, ди. Кызганычка, бу күренешне видеога төшерүче булмады, менә дигән шедевр була иде.
Кичен университетта очрашу булды, асылда, барысы да шәһәр интеллигенциясе җыелган иде. Без машиналарда көчкә ерып кердек. Борис Николаевич ситуацияне аңлап алган иде инде. Менә шул вакытта ул үзенең «Суверенитетны күпме йота алсагыз, шуның кадәр алыгыз» дигән данлыклы сүзләрен әйтте дә инде.
Кичен кунак йортына кайттык. Соң иде инде. Әле кабымлыкларга да кагылмаган. Ельцин миңа: «Минтимер, мин бит күпме булдыра алсагыз, шуның кадәр алыгыз суверенитетны дип әйттем, ләкин сез Россиядән чыкмыйсыздыр бит?» - ди.
Ә Татарстан Россиядән ничек чыксын ди? Лозунгларны кычкырып була ул. Бу бит Россиянең үзәге, чыгу барысын да шартлату дигән сүз. Без барлык нерв җепселләребез белән Россиягә береккән. «Борис Николаевич, сүз ул хакта түгел бит. Үзегез барысын да күрдегез бит, җаваплар табарга кирәк», - дидем. Ул хәлләрнең болай ук киеренке булуын башына да китермәвен, Мәскәү телевидениесе һәм газеталары күпертеп күрсәтә дип уйлавын әйтте. Без менә шул вакытта ук Татарстан белән Россия арасындагы вәкаләтләрне бүлешү турында килешү буенча эшли башларга сүз куештык.
Ул Мәскәүгә кайтканның икенче көнендә үк эш төркеме туплады. Без текст өстендә өч ел эшләдек. Ул вакыт аралыгында Россиядә Дәүләт Думасына һәм Федерацияләр советына сайлаулар булып узды. Һәм Татарстан анда тәкъдим ителмәде. Без Килешүгә кул куябыз һәм Дәүләт Думасына сайлаулар уздырабыз дип сүз куештык. Без бит ул вакытта Россия Конституциясен дә кабул итмәдек. Хәл чыннан да бик җитди иде.
1994 елның февралендә Килешүгә кул куйдык. Бу безнең миссиядер инде. Бу Татарстан өчен генә түгел, Россия өчен дә язмышны хәл итә торган сәяси компромисс иде. Владимир Путин да Шәймиев аркасында һәм Татарстандагы тынычлык һәм тотрыклылык аркасында Россияне саклап кала алдык дигән сүзләрне әйтте бит.
Беренче килешү кысаларында 12 икътисади килешү төзелде. Путин Президент булгач төзелгән икенче Килешү күбрәк сәяси иде.
Путин беренче тапкыр 2000 елның мартында президент сайлаулары алдыннан килде. Татарстанның нәрсә икәнен белә, ул бит ФСБны җитәкләгән кеше - бездән күбрәк белә. Кабинетның арткы бүлмәсендә утырабыз, ә утырышлар залында халык җыелган. Аңа бу сайлауларда җиңәргә кирәк иде. «Минтимер Шәрипович, нишлибез? Күп кенә мәсьәләләр буенча сез әле тулы хокукка ия түгел», - ди. «Әйдәгез, сайлауларны уздырабыз да, аннан 2006 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисади үсеше турында программа кабул итәбез», - дидем. Шулай дип килештек тә, халык янына залга чыктык. Мин безнең арада бик җитди килешүләр кабул ителде дидем, ул барысын да аңлатып чыгыш ясады. Аңа да җиңел булып китте - барыбыз да кеше бит. Зал да яхшы кабул итте. Бирелгән вәгъдәләр дә үтәлде.
Икенче Килешүдә принципиаль статьялар да бар. Мисал өчен, Татарстан Президенты ике дәүләт телен дә белергә тиеш. Бу безнең өчен бик мөһим. Без ике телне дә белмәгән кешене, нәрсә генә дисәләр дә, президент итеп сайламаячакбыз. Татарстан Президенты буласың килә икән - русча да, татарча да өйрән. Килешүнең вакыты - 2017 елга кадәр, ун ел. Перспектива? Яшәгәч, күрербез. Килешүнең хокукый нормасы Россия Федерациясе Конституциясенең 11 нче маддәсенә бәйле.
Хәзер татарстанлыларның күбесе нишләп Дәүләт Думасы федерация субъекты башлыгын президент дип атарга ярамый дигән карар чыгарды дигән сорау бирә. Ул закон һәрьяклап камил түгел, анда Россия Конституциясен бозу элементлары бар.
Президент - халык теләге, халык ул исемгә ияләнде, аларга ошый. Мин шуны әйтергә тиеш, «президент» исемен тыю турындагы закон проектлары бер генә кабул ителмәде. Ул чакта Дәүләт Думасы аны Конституциягә каршы килә дип рәсми рәвештә кире какты. Икенче тапкыр әлеге проект Россия хөкүмәте тарафыннан кире кагылды. Менә тагын шул ук мәсьәләне кузгалттылар. Бөтен җир шары буенча таралып яшәүче татарлар моны бик авыр кабул иттеләр. Безнең Бөтендөнья татар конгрессы бар. Безнең гомуми фикерне санга сукмыйлар булып чыга бит инде. Вәкаләтләрне бүлешү турындагы Килешү ике президент - Татарстан һәм Россия Президентлары тарафыннан имзаланган.
Шуны ассызыклап үтим: без демократик дәүләт шартларында беренче тапкыр федерация төзибез һәм бу авыр юл. Бер-береңә карата сак һәм ихтирамлы булырга кирәк. Нормаль җәмгыятьтә теләсә кайсы дәүләтнең көче - бердәмлектә. Аны сакларга һәм ныгытырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading