16+

Мәктәп автобуслары «өрәк» рәвешендә йөрмәсен

Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча зур эшләр башкарыла, мондый масштаб илнең башка бер генә төбәгендә дә юк.

Мәктәп автобуслары «өрәк» рәвешендә йөрмәсен

Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча зур эшләр башкарыла, мондый масштаб илнең башка бер генә төбәгендә дә юк.

Татарстан премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров әлеге бәяләмәне комиссиянең 15 сентябрьдә узган чираттагы утырышында әйтте.

- Республика юлларында һәлакәтләрдә үлүчеләр саны кими. Ләкин, муниципаль берәмлекләрдә, шулай ук федераль трассаларда юл-транспорт һәлакәтләре саны артуы күзәтелә. Бу гомум күрсәткечләргә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Татарстан җитәкчелеге юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә акча бирә. Юлларны төзекләндерүгә, җәяүлеләр юл кичүләрен тиешле тәртипкә китерүгә кертелгән һәр тиен акча иминлекне яхшыртуга ике тиен файдага әверелергә тиеш, - диде ул.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Габдрахманов докладында әйтеп үтелгәнчә, Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә юл-транспорт һәлакәтләре аеруча күп теркәлә.

- Җәяүлеләр өчен юл кичүләренең әле 47 проценты нормативларга җавап бирми. Казанда 12 сентябрьдә Декабристлар-Волгоград урамнары киселешендәге юл кичүендә төнлә җәяүлене бәрдерделәр. Анда «зебра» тамгасы ясалмаган. Республика буенча 16 җәяүле тапталып үлде, - дип борчылып сөйләде Ленар Габдрахманов.

Балалар катнашында 419 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, ун малай һәм кызның гомере өзелгән. Автомобиль салонындагы 168 бала имгәнү алган. Махсуслаштырылган урындыклар кулланмау сабыйларның гомерен куркыныч астына куя. ЮХИДИ җитәкчесе төнлә балаларның киемнәренә яктылык кайтаручы элементлар беркетүнең иминлекне яхшыртуын искәртте. Ике бала төнге караңгылыкта тапталып мәхрүм булган.
Фикерне республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов дәвам итте.

- Уку елы алдыннан «Игътибар, балалар!» айлыгы үткәрелде. Мәктәпләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләре пропагандалана. Укучылар хезмәт дәресләрендә үзләренә як­тылык кайтаручы элемент-бизәкләр ясый. Алабуга, Кукмара һәм Казанның Киров белән Мәскәү районнарындагы мәктәпләрдә яктылык кайтаручы элементлар куллануга тиешле әһәмият бирелми. Быелның 1 октябренә яктылык кайтаручы элементлар һәр укучыда булырга тиеш, - диде Энгель Фәттахов.

Шамил Гафаров республикада ел саен оештырылучы «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» акцияләрендә укучы бала сумкасына яктылык кайтаручы элемент та салырга чакырды.

Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин сөйләгәнчә, транспорт предприятиеләреннән 470 автобус мәктәпләргә хезмәт күрсәтә. «Мәктәп автобусларының маршруттан читкә китәргә хокукы юк. Утыз автобус 15 сентябрьдә ГЛОНАСС элемтәсендә күренмәде», - диде ул.

Мәктәп автобусларының «өрәк» кебек элемтәдән юкка чыгуы Актаныш белән Ютазы районнарында күзәтелә. Шамил Гафаров әлеге районнардагы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссия­ләре рәисләрен тәртипкә чакырды. Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары шулай ук Апас, Әтнә, Чирмешән районнарындагы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссияләренең дә сүлпән эшләүләрен тәнкыйть­ләде.

Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохо­рин спиртлы эчемлек кулланып руль артына утыручыларга каршы көрәшне активлаштырырга чакыр­ды. Хөкүмәт комиссиясе үткәргән видеоконференцияләрдә районнардагы ЮХИДИ бү­лекләре җитәкчеләренең катнашуын мәҗбүри таләп итеп куйды.
- Бу конференциядә ун җитәкченең юклыгын күрәм, аңлатма язган булсыннар, -дип кисәтте министр Артем Хохорин.

Конференциягә йомгак ясап, Шамил Гафаров: «Татарстан Президенты Казан белән Чаллы шәһәрләрендә мәктәпләр янында юл тамгалары төшерергә, махсус юл тигезсезлекләре эшләүгә өстәмә акча бирергә кушты. Әлеге эшләрне башкарып чыгарга кирәк. Якшәмбедә, ягъни 18 сентябрьдә - сайлаулар. Бу көнне юл иминлеге, сайлау комиссияләре эшендә транспорт хезмәте тәүлек дәвамында югары дәрәҗәдә булсын», - диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading