16+

Мәктәп укучылары хәйрия ярминкәсе оештыра

Яңа ел алдыннан һәркем могҗизага өмет итә. Аеруча да балалар көтеп алган бәйрәм бу. Республикабызның мәктәп укучылары исә бу могҗизаны үзләре булдырырга уйлаган.

Мәктәп укучылары хәйрия ярминкәсе оештыра

Яңа ел алдыннан һәркем могҗизага өмет итә. Аеруча да балалар көтеп алган бәйрәм бу. Республикабызның мәктәп укучылары исә бу могҗизаны үзләре булдырырга уйлаган.

Ел саен алар Татарстан Республикасы мәктәп оешмаларының хәйрия ярминкәсен оештыра. Җыелган акчаларны исә "Ак Барс Созидание" хәйрия фондына тапшыра. Быелгы концерт 18 декабрь көнне Казанның "Корстон" сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә көндезге бердә булачак.



Мәктәп укучылары хәйрия ярминкәсе 2010 елдан "Яшьләр казанышы" Казан үзәге иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылып килә. Татарстанның икътисад министры Артем Здунов бер әңгәмәсендә әйткәнчә, бу үзенә күрә балалар өчен футбол чемпионатына тиң чара. Балаларның ел әйләнәсендә башкарган эшенә, бу көнне нәтиҗә ясала. Кемдер уку елы дәверендә төрле тәбрикләмәләр, фото рамнары ясый, кемдер хәтта мәктәп формалары, свитерлар тегә. Ярминкәдә төп эшләрдән тыш, тагын чыршы уенчыклары, Яңа ел бүләкләре дә алып булачак.



- Ел саен хәйрия фондына тапшырган акчаларның күләме арта. 2010 елда бары 12 мең генә җыя алсак, узган елны балалар 47 мең сум акча җыя алды. Махсус хәйрия өчен генә җитештергән товар да бар. Мәсәлән, Әлмәт районыннан балалар өйгә, машинага ябыштырып булган Яңа ел наклейкалары әзерли. Казан укучылары ясалма чыршылар, уенчыклар, беләзекләр сатачак, - диде "Яшьләр казанышы" Казан үзәге иҗтимагый оешмасы директоры Ләлә Бикчәнтәева.

Уку елы дәвамында да балалар акча эшли. Һәр мәктәпнең үз бизнесы бар. Шул рәвешле балалар үз эшләрен башлага, сәүдә итү, җитештерү серләренә өйрәнә. Хәйрия ярминкәсендә 22 мәктәп оешмасы катнашачак.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading