16+

Мондый әбиләр тагын кайда бар икән?

Китап белем чишмәсе генә түгел әле ул. Укыган кеше озаграк яши, уку хәтерне яхшырта, баш миенә күнекмә булып тора, диләр. Саба районындагы Иләбәр авылы әбиләренең дә шундый актив, яшьләр кебек җитез булуларының сәбәбе уку белән бәйле түгелме икән әле?!

Мондый әбиләр тагын кайда бар икән?

Китап белем чишмәсе генә түгел әле ул. Укыган кеше озаграк яши, уку хәтерне яхшырта, баш миенә күнекмә булып тора, диләр. Саба районындагы Иләбәр авылы әбиләренең дә шундый актив, яшьләр кебек җитез булуларының сәбәбе уку белән бәйле түгелме икән әле?!

«Безнең авыл әбиләреннән дә күбрәк газета-журнал һәм китап укучы юктыр ул», - дип, Иләбәрнең китапханә мөдире Вәсилә Галиева безне күптәннән кызыктырып куйган иде инде. Шул вакытта ук алдынгы карашлы, актив һәм замана белән бергә атлаучы әбекәйләр белән очрашып сөйләшәсе килде. Һәм менә, ниһаять, «Шәһри Казан» аларда кунакта булып кайтты.
Укырга, чыннан да, бик яраталар икән Иләбәрдә. Шуңа күрә, әбиләр бөтен яңалыкны беренчеләрдән булып белеп торалар, һәр яңа көн белән бергә атлыйлар һәм шуңа да һәр нәрсәгә үз карашлары, фикерләре бар. Мәдәният йорты мөдире Рамил Хафизов та, Вәсилә апа да әбиләрне мактап кына тора: «Әбиләр булдыра безнең!» - диләр. Китапханәдә исә җаның теләгән һәр китап бар, дистәләгән газета-журнал килеп тора - рәхәтләнеп укы гына.
Ә атнаның һәр чәршәмбе кичендә Иләбәр әбиләре кайда дисәгез, авылдагы һәр кеше бертавыштан: «Китапханәдә!» - дип җавап кайтарачак. Бу - аларның монда кич утырырга җыела торган көннәре. Йорт мәшәкатьләрен бер читкә куп торып, киенеп-ясанып, әбиләр бу көнне яраткан китапханәләренә юл тота. Газета-журналлар белән танышкач та, алар, авыл хәлләрен сөйләшә-сөйләшә, кул эшләренә тотына: кем бәйли, кем чигә. Күңелдә сагынып сөйли торган яшьлек еллары да яңармый калмыйдыр, билгеле. Бу кичне әбекәйләр шулай үткәрә. Китапханәдә укудан тыш, әбиләребез газета-журналларны өйләренә дә алдыра әле. Озак еллар укытучы булып эшләгән Мәдинә апа: «Бүгенге көндә мин алты төрле газета, өч төрле журнал алдырам, гомерем буе шул саннан киметмәдем», - ди.
Өлкәннәр белән авыл тормышы, аның яшәеше турында да сөйләшеп алдык. «Авылыбызны бик тә яратабыз. Аллага шөкер, бик яхшы мәчетебез бар, мәдәният йортыбыз гөрләп тора. Йортлар да салалар, яшьләребез дә бар. Авылыбыз яши, ә без моңа сөенәбез», - ди алар.
Иләбәр авылында әбиләр менә шулай бик күңелле һәм укуның тәмен белеп яшәп яталар. Мондый әбиләр тагын кайда бар икән? Афәрин сезгә, әбекәйләр!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading