16+

Мошенниклар салым турында ялган кәгазь тарата. Өстәвенә, куркыталар да әле

Бу дөньяда бары тик үлем һәм... салымнар гына котылгысыз:

Мошенниклар салым турында ялган кәгазь тарата. Өстәвенә, куркыталар да әле

Бу дөньяда бары тик үлем һәм... салымнар гына котылгысыз:

Федераль салым хезмәте узган 2022 ел өчен түләүләр турында хәбәрләр җибәрә башлады. 1 декабрьгә кадәр нинди дә булса милке булган һәркайсыбыз салым түләргә тиеш.

Салымны түләү турында хат өч төрле ысул белән килергә мөмкин. Барысы да сезнең ни дәрәҗәдә дәүләт электрон хезмәтләреннән файдалана белүегезгә бәйле. Өстенлек тәртибендә өч почта тартмасы бар. Беренчесе – салым түләүченең ФНС сайтында шәхси кабинеты. Әгәр ул сездә бар икән, сез аңа ничек керергә икәнен белергә тиеш. Икенчесе – дәүләт хезмәтләре порталында. Анда бу функция агымдагы елның июленнән барлыкка килде. Өченчесе – сезнең теркәлү урыныгызга бәйле почта тартмасы. Анда традицион кәгазь квитанция булачак.

Истә тотарга кирәкле иң мөһим әйбер - хәбәрләр кабатланмый. Әгәр дә мәгълүмат электрон рәвештә килгән икән, кәгазьдә берни дә килмәячәк.
Түләү алдыннан барысын да тикшерергә кирәк. Һәм монда төп куркыныч салым хезмәткәрләре хаталарында түгел (мондый хәлләр була, ләкин сирәк), ә мошенникларда. Хәзер алар безнең салым түләүләребезгә кадәр барып җиткән инде. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең матбугат хезмәтендә кисәттеләр.
Алдау ысулы берничә. Беренчесе – электрон почта аша. Анда, имеш, салым хезмәте тарафыннан барлыкка килгән бурычларны каплау таләбе белән хатлар килә. Моның өчен йә яшәү урыны буенча инспекциягә килергә, йә сорауны читтән торып – сылтама буенча хәл итәргә мөмкин, дип язылган була. Аферистлар кешенең территориаль салым хезмәтенә барып тормыйча, мәсьәләне онлайн чишәргә телиячәген исәптә тотып эшли. Бу очракта акчаны да, шәхси мәгълүматларны да югалту куркынычы бар.

Кеше шул хатны ачып, сылтама буенча үтсә, сезнең телефон яки компьютерга вируслы файл йөкләнәчәк. Шул зарарлы программа ярдәмендә мошенниклар кешеләрнең шәхси мәгълүматларына керә алачак. Әгәр шуннан соң кеше акча күчерү өчен карта мәгълүматларын да язса, акчадан бөтенләй дә колак кагачак. Ягъни салым түләү кысаларында күчерелгән сумманы да, счетларда яткан башка акчаны да югалтачак. Ә иң аянычы – сез мошенникларның «тиз алдана торган кешеләр» базасына керәчәксез. Салым инспекциясендә аңлатуларынча, салым түләүчеләрнең электрон адресларына өстәмә рәвештә алар берни дә җибәрми.

Алдауның икенче ысулы – почта тартмасына салынган “хатлар”. Мошенниклар анда салым турында ялган кәгазь ташлыйлар. Өстәвенә, куркыталар да әле. Имеш, кеше түләүләрне кичектергән. Хәзер аңа салым да, пеня дә, штраф та түләргә кирәк. Әгәр моны эшләмәсә, аңа җинаять җаваплылыгы яный. Исәп тагын шул – кеше берни ачыкларга керешми һәм куар-код аша күчеп, салым сайты-игезәгенә эләгәчәк һәм үз акчасы белән хушлашачак.

Мондый кәгазь счетларны түләгәнче, салым түләүченең ФНС сайтындагы шәхси кабинетын яки дәүләт хезмәтләре порталындагысын тикшерегез. Әгәр әлеге порталларда түләү турында хәбәр килгән икән инде, почта тартмасында ялган квитанция булачак.

Салымны рәсми сайтларда гына түләргә кирәк. Бу сезне дә, сезнең акчаны да саклый. Бүген моны бер минут эчендә эшләргә мөмкинэ. Әгәр онытырга куркасыз икән, автотүләүләрне ясагыз. Билгеле бер көнне сезнең картадан тиешле сумма алыначак. Шулай эшләгән вакытта күңелегез икеләтә тыныч булачак.

Лилия Яфизова.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading