16+

Мәскәүдәге давыл 12 кешенең гомерен өзгән, 168 кеше зыян күргән (ВИДЕО)

Мәскәүдәге давыл 12 кешенең гомерен өзгән, 168 кеше зыян күргән (ВИДЕО)

Мәскәүдәге давыл нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны 168гә җиткән. Хәзерге вакытта аларның 108е хастаханәләрдә, 8 кешенең хәле бик авыр дип бәяләнә, дип хәбәр итә ТАСС.

Табигый каза аркасында зыян күрүчеләр арасында 22 бала да бар, алар да хастаханәләргә озатылган. Үлүчеләр саны 12гә җиткәнлеге билгеле.
Давылда үлүчеләрнең гаиләләренә Мәскәү мэриясе 1әр миллион сум акча бүлеп бирәчәк.

Лайф порталы үлүчеләр исемлеген дә биргән:

1. Нина Андреева, 62 яшь

2. Дарья Антонова, 20 яшь

3. Билгесез хатын-кыз, 20 яшь


4. Иван Бабий, 57 яшь


5. Павел Самойлов, 20 яшь


6. Андрей Темников, 37 яшь


7. Екатерина Синельникова, 36 яшь


8. Николай Котов, 65 яшь


9. Станислав Смирнов, 28 яшь


10. Билгесез ир кеше, 28 яшь


11. Валерий Гудков, 17 яшь


12. Макеева А, 11 яшь


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading