16+

Мунчага барсам, йә су, йә ут юк

 Сәүдә челтәрләренең төрле товарларны “Акция” үткәреп сатуларын һәрберебез дә беләбез. Сәүдә челтәрләре хезмәткәрләре:”Акциядә сатылган товарлар кире кабул ителми, акчасы кайтарылмый”, -дип, сатып алучыларның башларын бутыйлар.

Мунчага барсам, йә су, йә ут юк

 Сәүдә челтәрләренең төрле товарларны “Акция” үткәреп сатуларын һәрберебез дә беләбез. Сәүдә челтәрләре хезмәткәрләре:”Акциядә сатылган товарлар кире кабул ителми, акчасы кайтарылмый”, -дип, сатып алучыларның башларын бутыйлар.

Акция хәйләсе

— Кулланучы акцияләрдә сатып алган товарын да кире тапшырырга һәм акчасын кайтарып алырга хаклы,-дип, кистереп әйтте Юлия Булатова.

 Роспотребнадзор ярдәмендә быел кулланучылар, гомум исәптә, 45 миллион сум акчаларын кире кайтарып алуга ирешкән. Роспотребнадзор суд хөкеменә 756 иск тапшырган, шуның 95 проценты кулланучылар файдасына хәл ителгән.

 Бәби елый, караваты юк

— Казандагы эшкуар Мулшәехов балалар өчен җиһаз җитештергән. Соңгы вакытта, акча күчерелгән булуга карамастан, заказларны үтәми башлаган. Балык сату белән шөгыльләнүче “Фиш-опт” җәмгыяте дә акчаны алган, ә балык китермәгән. Казанның Чистай урамындагы “Биосфера” спа салоны да кешеләрдән алдан ук абонент акчасы алган, ләкин, хезмәт күрсәтмәгән. Йә, “су юк”, йә, “электр юк”, дип кешеләрне борып җибәргәннәр. Бу фактлар эчке эшләр органнары тикшерүенә тапшырылды,-диде Юлия Булатова.

 “Честный ЗНАК”

Кибетләрдә товарларның составын, куллану срогын лупа тотып укысаң, шулай ук хезмәт күрсәтүләр килешүләрен кат-кат өйрәнсәң дә зыян түгел. Юлия Булатова әйткәнчә, кәрәзле телефонга Play Маркет (Android) аша “Честный ЗНАК” кушымтасы урнаштырырга була. Әлеге кушымтаны кулланып, үзең сатып алырга җыенган товар турында өстәмә мәгълүмат белешәсең.

 Роспотребнадзор төрле темаларга “Кайнар элемтә” дә үткәрә. Бу атнада, мәсәлән, каршеринг һәм такси хезмәте буенча аралашу була. (843) 221-90-16 телефонына һәр көнне 9.00-17.00 сәгатьләрдә, ә 8-917-22-48-794 телефонына дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 10.00-16.00 сәгатьләрдә һәм җомга көнне 10.00-15.45 сәгатьләрдә шалтыратырга мөмкин. Тема 25 ноябрьдә тәмамлана.

 Яшьләрне алдап булмас

Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм көйләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова да сәүдә челтәрләрендә азык-төлек товарларының куллану срокларына һәм составына игътибарлы булырга чакырды.

— Мари Республикасыннан, Самара, Ставрополь һәм Мәскәү өлкәләреннән китерелгән сөт һәм сөт продуктларының сыйфат дәрәҗәсе түбән булуы ачыкланды,-дип искәртте Розалия Арсланова.

 Инспекция хезмәткәрләре быел 57 мең декалитр ялган яки документлары төгәл булмаган алкоголь продукциясен сатудан читләштергән. Татарстанда кулланучылар хокукларын яклау системасын комплекслы үстерү буенча 2014-2025 елларга исәпләнелгән программа гамәлгә ашырыла.

— Мәктәп укучыларына кулланучы белемнәрен җиткерәбез. Әлеге белемнәр аларга киләчәктә тормышта яки бизнеста кирәк булыр. Республикада инде 10 ел рәттән кулланучы белемнәре буенча олимпиада оештырабыз. 2013 елда 500 укучы булса, быелгы олимпиадада 8 меңнән артык укучы катнашты,-диде Розалия Арсланова.

Телефон кочаклап утырма

Юлия Булатова белән Розалия Арсланова чыгышларында кулланучыларның үз хокукларын белмәүләре кат-кат искә алынды. Без, дөрестән дә, социаль челтәрләргә куелган “кем кемне кочкан” турындагы әллә нинди хәбәрләрне беләбез, ә вакытлы матбугатка акча кызганабыз, Роспотребнадзор, Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтларындагы файдалы мәгълүмат белән танышып барырга иренәбез. Кызганыч, бу мәкаләдәге хәбәрләр дә күпләргә барып ирешмәячәк, чөнки ул “Шәһри Казан” газетасына язылмаган, ә мәгълүматсыз кешене алдау ансат.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading