16+

Наталия Фишман: «Җитәкчеләр дә, халык та үзгәрде»

Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман 2016 елда төбәктә булдырылган иҗтимагый киңлекләр эше буенча хисап тотты.

Наталия Фишман: «Җитәкчеләр дә, халык та үзгәрде»

Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман 2016 елда төбәктә булдырылган иҗтимагый киңлекләр эше буенча хисап тотты.

Әлеге эш республикада гына түгел, ә Россия буенча да югары бәяләнгән. «Саклык банкы» аналитиклары үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча, соңгы елларда республикада үрнәк алырлык проектларның берсе булып Парк һәм скверлар елы программасы санала. Аның белән бер рәттә Универсиада белән Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты гына.

Ел дәвамында республика буенча 43 парк һәм 19 яр буе төзекләндерелде. Әле тагын ике объектта эш дәвам итә, алар киләсе 2017 елда ачылачак. Бу җирләрне рәткә китерү өчен 1 миллиард 259 миллион сум акча тотылган. Шуларның 900 миллионы - рес­публика бюджетыннан, 350 миллионы - районнар тырышлыгы, ә калганы иганәчеләр ярдәмендә табылган акчалар. Киләсе ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителде. Республика бюджеты да шуңа корылган булачак, парк, скверларны һәм яр буйларын торгызу өчен 2 миллиард сум акча бүленәчәк.

Әле күптән түгел генә ачылган, Казанның иң зур яшел зонасы булып саналган Горький-Әмәт урман-паркы - (87,4 гектар җир) уникаль проектларның берсе.

- Башкалардан аермалы буларак, бу бөтенләй яңа парк. Казанда парклар гадәттә Советлар союзы заманында барлыкка килгән, шушы елларда без аларны яңарту белән шөгыльләндек. Ә урман-парк - буш урында торгызылган проект. Бу территориядә юл саласылар иде, без аны парк итеп яулый алдык, - диде Наталия Фишман.

Урман-паркны торгызу өчен 160 миллион сум акча тотылган. Ачылыш көнендә паркка 7 меңгә якын кеше килгән. Атна уртасы булуга карамастан, хәзер дә биредә кеше саны кимеми икән.
Дүшәмбе көнне генә туклану, прокат үзәкләре ачылыш көнендәге керем күләменең 60-70 процентын тутыра алганнар. «Бу исә парк үз-үзен аклый, кешеләр өчен кирәк дигән сүз», - диде Фишман.
Парк территориясенең буеннан-буена чаңгы трассасы сузылган. Президент ярдәмчесе сүзләренчә, гаилә белән ял итүчеләргә биредә чаңгы алып тору уңайлы. Бәясе дә 150 сум гына. Балалар һәм пенсионерларга ташлама каралган. Киенү-чишенү бүлмәләре дә җылы. Моңа кадәрге прокат бөтенләй законсыз булган. Шулай ук заманча эшләнгән кафе менюсы да гади кеше кесәсен чамалап төзелгән.

Наталия Фишман быел төзекләндерелгән Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә, Арча, Мөслим, Кукмара, Тәтеш районында булган объектларга да тукталып китте. Әлмәт яр буе иң кыйм­мәтле проектларның берсе булып чыккан. Аны торгызу өчен 163,7 миллион сум акча тотылган. Шуңа өстәп, «Татнефть» ширкәте 50 миллион сум акча бүлеп биргән. Районнарда парклар төзекләндерү уртача 30 миллион сумга төшкән.

- Әлмәт шәһәрендә яр буе ачылганнан бирле үлем-китем 11 процентка кимегән, дип әйтте миңа район җитәкчесе Айрат Хәйруллин. Кешеләр хәзер саф һавада йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә, актив тормыш алып барырга омтыла. Монда безнең эш нәтиҗәсе дә. Кукмарага яр буен ясаганнан соң шәһәр статусын бирделәр. Мөслим районындагы парк та үзенчәлекле. Андагы энҗе чәчәкле лампочкаларны район кешесе уйлап тапты, хәзер аңа хәтта республикадан читтә дә заказ бирүчеләр бар, - диде Наталия Фишман.
Киләсе елга Казанда Аккош, Зәңгәр, Кабан күлләренә алыначаклар. Аккош күлендә, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә, территорияне яңарту эшләре алып барылачак, су алуны җиңеләйтү өчен торба сузылачак, күл төбе ныгытылачак.

- Кабан күле - катлаулы объект, без аны төзекләндерү эшенә халыкара партнерларыбыз белән алыначакбыз. Татарстанда бар нәрсәне дә тиз эшләргә ияләшкәннәр, шуңа омтылабыз, - диде Фишман.
Гомумән, соңгы берничә елда Татарстанда 588 гектар парк, сквер һәм 24 гектар яр буе төзекләндерелгән. Фишман өчен иң авыры район җитәкчеләренең зәвыгын үзгәртү булган.

- Район җитәкчеләре бе­лән күп тарткалаштык. Алар бетон белән уратып алынган, уртада фонтан торган паркны күрергә ияләшкән. Җитәкчеләрне үз фикереннән кайтарырга, архитекторлар сүзенә колак салырга өйрәтергә туры килде. Хәзер исә үзләре дә бу эш белән канәгать. Кешеләр дә үзгәрде, хәзер үзләре: «әйдәгез бу территорияне төзекләндерәбез», - дип мөрәҗәгать итә. Дөрес, вандаллык очрак­лары да җитәрлек. Эшләнгән әйбернең кадерен белмәүчеләр бар. Бу - халыкның үз-үзен хөрмәт итмәве, яхшылыкка ияләнмәгән булуы белән бәйле, - диде Наталия Фишман.

2017 елда шулай ук «Черек күл», «Крылья Советов» паркларына, Бишбалта бистәсенә тукталачаклар. Наталия Фишман сүзләренчә, бу - иң катлаулы проект­ларның берсе.

Фото: evening-kazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading