16+

Ник без шул кадәр ачулы?

Шәһәрдә яшәүчеләр авыл кешеләренә караганда күпкә агрессив һәм кызып китүчән, миңа калса.

Ник без шул кадәр ачулы?

Шәһәрдә яшәүчеләр авыл кешеләренә караганда күпкә агрессив һәм кызып китүчән, миңа калса.

Ни өченме? Менә карагыз: кала шаукымы, биредәге ыгы-зыгы тынычлап, бер күкрәк тутырып суларга ирек бирми. Урамдагы халык массасына күз салыгыз әле, барыбыз да каядыр ашыга, кем беләндер телефон аша сөйләшә, бертуктаусыз смс-хәбәрләр языша һәм гел соңга кала... 

Әле, өстәвенә, шәһәрдә кеше һәм машина саны күп булу сәбәпле, 11 баллык (шулай да булганы бар, әйе. Бу елгы кышны искә төшерегез) бөкеләрдә утырырга туры килә. Нәкъ менә бу җир кемнең кем икәнен күрсәтә дә инде: “ух-пух” килү, ямьсез сүгенү сүзләре, сугышулар... кыскасы, бар да бар! 

Җәмәгать транспортлары исә аерым тема. Кемнәр генә очрамый биредә. Көз һәм яз айларында исә психик яктан авыру кешеләрнең (сәламәт кеше алай эшли алмый чөнки) пассажир һәм кондукторларга ташлануы, мисал өчен, гадәти күренешләр рәтенә кереп бара. Шунлыктан автобусларда “көч сынашу” һәм “дебатлар”га еш очрарга туры килә. Ярый күзәтүче генә булсаң, иң мөһиме – сине монда катнашучы буларак алып кереп китмәсеннәр! 

Ә фатирлардагы баскыч мәйданчыгын төтенгә тутырып, сасытып торучы кешеләр сезнең ачуны китерәме?! Бер кат өстә яшәгән күршеләрнең төн җиткәч, шаулап, йөгерешеп йөргәннәре нерв кылларын селкетәме?! Кинәт кенә фатирда суны өзүләр, гомумән, җәй саен ике атна җылы судан башка яшәүләр?! “Тешләп”, хәтта “умырып” ала торган такси бәяләре?! Саный китсәң, бер бит кенә җитми, дуслар. Шуңа күрә туктыйк, тирән итеп сулыш алыйк һәм кайда яшәвебезгә карамастан, бәхетле булыйк!

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading