Узган атнада Казанга Австралиянең дөньяга танылган мотивацияләүче ораторы, меценат, язучы, җырчы Ник Вуйчич килде.
Аяксыз-кулсыз туып та зур уңышларга ирешкән Ник елына 250 лекция уздыра, ул дөньяның 60 илендә булырга өлгергән, 13 илнең президенты белән очрашкан. Мөмкинлекләре чикле булса да, буш вакытларында гольф уйный, балык тота, йөзә, трамплиннан сикерә, бик күп телешоуларда катнаша, гаиләсе бар, ике ул үстерә. Ике югары белеме алган. Компьютерда минутына 43 сүз яза ала. Никның тыңлаучылар аудиториясе саны 9000 000га тулган. Ә аның белән очрашулар кочаклашусыз үтми. Ул бер сәгатькә 1749 кеше белән кочаклашып рекорд куйган. Беркайчан боегуны белмәүче Ник кешеләргә яшәү көче бирә, ярдәм итә.
"Ярдәм сорарга кыенсынмагыз"
"Татнефть-Арена"да узган "Жизнь без границ" дип аталган чыгышына кадәр Ник Вуйчич «Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында журналистлар белән аралашты. Никка бирелгән иң беренче сорау да "сезнең чыгышыгызга халык нәрсә эзләп килә?" булды.
- Кем булуыбызга карамастан, без барыбыз да өмет чаткысы, бәхет, сөенеч чаткысы эзлибез. Мин бөтен кешегә дә, барысы да яхшы булачак, дип әйтмим. Тормышта, кызганыч, бәхетсезлекләр дә булып тора. Бу очракта кешене өмет яшәтә. Аңа авыр вакытында бер җылы сүз дә җитә һәм шул сүз тормышка теш-тырнагы белән ябышырга этәргеч бирергә мөмкин, - ди ул.
Ник журналистлар белән очрашканчы Казанның 9 нчы мәктәбендә булган.
- Мин укучыларга өч төрле киңәш бирдем. Аның беренчесе - һәр көннең кадерен белегез, үзгәрешләрдән һәм киләчәктән курыкмагыз. Икенчесе - ярдәм сорарга кыенсынмагыз. Әгәр дә мин ярдәм сорамаган булсам, сез белгән Ник булмас идем. Һәм өченчесе - сез үзегез дә башкаларга булышыгыз, аларга бәхетләрен, тормыштагы урыннарын табарга ярдәм итегез. Бер-беребезгә яхшы иптәш булыйк, - ди оратор.
Бәхет дигән төшенчәгә тукталып, ул кешеләрнең бәхетне вакытлыча әйберләрдә күрүен һәм шуның белән бәхетләре дә вакытлыча гына булуына борчылуын белдерде.
"Фәкыйрь илләрдә үзләрен бәхетле диючеләр күбрәк"
Журналистлар Никка, мөмкинлекләре чикле кешеләргә кайсы илдә яшәргә ансатрак, дигән сорау да бирде.
- Мин бик күп илләрдә булдым. Аларның кайберләрендә мөмкинлекләре чиклеләрне бөтенләй кабул итмиләр, кайберләрендә бик яхшы шартлар тудырганнар. Хөкүмәт бу өлкәдә күп эшләргә тиеш, әмма бу бер-ике көндә генә хәл ителми. Моңа күп вакыт кирәк. Тылсымлы таягым булса, бер селтәнүдә бөтен проблеманы да хәл итеп булыр иде дә бит. Сиңа рәхәт, син Австралиядә тугансың дип әйтүчеләр дә бар. Мәктәптә укыганда хөкүмәт миңа караучы (сиделка) тоту өчен акча бирде. Ә менә университетка йөрү өчен - юк. Шунда миңа хәйрия оешмасы булышты. Хөкүмәтнең булышуын көтеп утырырга да кирәкмидер. Минем очракта бер Австралия кешесе икенчесенә булышты булып чыкты. Кешеләр дә берләшеп бер-беренә ярдәм итә ала бит. Бар фәкыйрь илләр, бар бай илләр. Әмма бай илдә яшәүчеләр үзләрендә барыбер ниндидер бушлык тоялар. Ә фәкыйрь илләрдә, киресенчә, үзләрен бәхетле дип санаучылар күбрәк. Кайда яшәвебезгә карамастан, һәр кеше үзенчә бәхетле була ала. Аяк-кулларым булмаса да, мин үземне бәхетле дим. Бу акча, дан белән бәйле түгел. Кешеләргә ярдәм итә алуым белән бәхетлемен. Ә авырлыклар, киртәләр безне тагын да көчлерәк итә, - ди ул.
Ник Вуйчичтан журналистлар Паралимпиададан безнең спортчыларны читләштерүләре турындагы фикере белән дә кызыксынды. Ул үзенең әлеге мәгълүмат белән таныш булмавын белдерде, әмма, миңа мондый сәясәт ошамый, дип әйтеп куйды.
Иң мөһиме - хатынымның "йөрәген тотып тору"
Никның "Татнефть-Арена"да булган чыгышына билетларның күбесен, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты ярдәме белән, мөмкинлекләре чикле булганнарга бушлай өләшкәннәр. Казанда ораторны барысы алты мең кеше тыңлаган.
Ник Вуйчичның тәрҗемәи хәленә килгәндә, ул 1982 елда Австралиядә туган. Тумыштан ук аяк-куллары юк. Сигез яшендә ваннадагы суга батып үләргә уйлаган. Юынасым килә дип, әнисенә ваннага алып барырга кушкан. Әмма шунда үлә калса, әти-әнисенеңә нинди кайгы китерәчәген, аларның аңа булган мәхәббәтен уйлап, бу уеннан кире кайта.
Әти-әнием, синең мөмкинлекләрең бар, акча да эшли аласың дип өмтеләндереп тордылар, вак-төяккә акчаны өйдә тузан суыртып эшләдем, атнасына ике доллар эшли идем, дип искә ала ул. Ник мәктәптә укый, университетны тәмамлый. Унҗиде яшеннән чиркәүләрдә, төрмәләрдә, мәктәпләрдә чыгышлар ясый башлый. Үзенең хәйрия оешмасын ачып җибәрә. Хәзерге вакытта Америка Кушма Штатларында яши. Хыялы чынга ашар, кирәге чыгар әле дигән өмет белән, шкафында берничә пар аяк киеме тота.
2012 елда Ник Канаэ Мияхарега өйләнә, аларның Киёси Джеймс һәм Деян Леви исемле уллары бар. Аның сүзләренчә, ул хатынының кулларын тота алмый, әмма бу мөһим түгел, иң мөһиме - аның "йөрәген тотып тору".
Фото: tatar-inform.tatar
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар