16+

Әнвәр Алмаев: «Татарлар кимемәс, дип ышанам»

Хәзерге көндә Әстерхан өлкәсендә 80 меңгә якын татар кешесе яши. Сан буенча, рус һәм казакълардан соң, алар өченче урында тора.

Хәзерге көндә Әстерхан өлкәсендә 80 меңгә якын татар кешесе яши. Сан буенча, рус һәм казакълардан соң, алар өченче урында тора.

Журналистлар белән узган онлайн очрашуда Әстерхан өлкәсенең «Дуслык» татар милли мәдәният җәмгыяте җитәкчесе Әнвәр Ибраһим улы Алмаев быел узачак Халык санын алу нәтиҗәләре дә яхшы булачагына ышануын белдерде.

Әнвәр Алмаев сүзләренә караганда, Әстерханда милләттәшләребез бик матур гына яши. Телебезне, мәдәниятне саклау буенча төрле чаралар уздыра. Шәһәрдә Габдулла Тукай исмемендәге сквер бар. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән аның һәйкәле дә куелган. Бөек шагыйребез исемен йөрткән мәктәптә 1600 бала белем ала икән. Шуларның 40 проценты – татар балалары. «Ата-аналарның балалары өчен татар телен сайлаулары куанычлы. Катнаш гаиләләрдән дә балалар күп. Авыл мәктәпләрендә, шәһәребезнең Үзәк мәчетендә татар теле кайдадыр дәрес, кайдадыр курслар буларак укытыла. Булдыра алганча, ана телебезне сакларга тырышабыз», – диде Әнвәр Алмаев.

Әстерхандагы ногай белән татарлар турындагы бәхәс Җанисәп алдыннан аеруча борчуө тудыра. «Бездә татарларны ниндидер төркемнәргә бүлеп карау күренми. Интернетта ниндидер бәхәс чыгарып йөри торган бер-ике төркем бар инде. Ләкин без аларның ногай булып язылуыннан курыкмыйбыз. Татарлар кимемәс, дип ышанам», – диде Әстерхан өлкәсенең «Дуслык» татар милли мәдәният җәмгыяте җитәкчесе.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading