16+

Өендә музей ясаган Фердинат Касыймов: «Комсомол чорын гына ачып салу түгел, ә гаилә тарихын чагылдыру»

Анда килеп керүгә үзеңне башка атмосферага эләккән сыман тоясың. Ижау шәһәрендә яшәүче татар кешесе үз йортында Комсомол музее ясаган. 

Өендә музей ясаган Фердинат Касыймов: «Комсомол чорын гына ачып салу түгел, ә гаилә тарихын чагылдыру»

Анда килеп керүгә үзеңне башка атмосферага эләккән сыман тоясың. Ижау шәһәрендә яшәүче татар кешесе үз йортында Комсомол музее ясаган. 

Фердинат Касыймов хатыны Резидә белән әлеге эшкә 25 ел элек керешкән. Музей экспонатлары комсомол чорына гына карамыйча, күп кенә кызыклы объектлар белән баетылган. Әйтик, әтисе Германиядә эшләгән вакытта СССР башлыгы Никита Хрущев белән шул илдәге советлар гаскәрен җитәкләүче Андрей Гречконы фотога төшергән. Бу хакта сөйләүче китапны Касыймов үзе язган, шул рәвешле гаилә тарихын бәян иткән. 

Фердинат абыйның фикеренчә, кем үз тарихын белми, аның киләчәге юк. Шунлыктан әлеге музейны ясарга теләге туган да инде аның. Ул йортның өченче катында урнашкан, анысын махсус шул экспонатлар өчен эшләгәннәр диярсең. Анда аерым баскычтан менәсең, килеп керүгә үзеңне башка атмосферага эләккән сыман тоясың. Бер ягында комсомол чорына кагылган әйберләр, икенчесендә борынгы җиһазлар, кайдадыр савыт-саба белән китаплар да күренә, хәтта элеккеге мылтыклар белән кылыч та бар. Аларны Фердинат Касыймовка абыйсы бүләк иткән. 

Музейның бер почмагы Франциягә багышланган. Бактың исә, Фердинат абыйның кызы хәзерге вакытта гаиләсе белән Парижда яши икән, аның ире шул ил кешесе, ди. Француз әлеге музейны бик ярата, шуңа күрә үзләренең агачтан эшләнгән милли башмагын шунда алып кайтып куйган. Хәзерге вакытта монда йөздән артык кеше булып киткән, шулар арасында чит ил гражданнары да бар.

– Сез комсомол чорын шулкадәр яратасызмы әллә? – дип, сорамый булмый бит инде.
– Бик шәп вакыт иде ул, үзем дә анда булдым. Миңа ике мәртәбә рекомендация бирделәр, берсе “трудовик” буларак, икенчесе мәктәп директорына. Үземә эләккән иң зур бүләк – ВЛКСМның үзәк комитеты Мактау грамотасы һәм “Мастер-умелец” дигән билге. Хатыным Резидәнең дә комсомолга бик зур катнашы бар. Ул ВЛКСМның 60 еллыгы уңаеннан үзәк штабка Татарстан бүлегеннән җибәрелгән рапортка имза кую өчен узган ярышның җиңүчесе булган. Бу үз чорында нык дәрәҗәле вакыйга саналган, – дип, җавап бирде Фердинат Касыймов. 

Музейда күңеленә иң якын булган экспонат турында сорагач, Фердинат абый иң башта әбисеннән калган иске чуен үтүкне күрсәтте. Әлеге җиһазда аның кулының җылысы калган дип, саный ул. Аннары бабасы турында да искә алды. Ул Бөек Ватан сугышында булган, 1942 елда, аягы яралангач, Әгерҗе районындагы Көчек авылына кайта. Икенче елга аны шундагы “Родина” колхозына рәис итеп сайлап куялар. Фердинат Касыймов фикеренчә, аның кебек кешеләр хәзер юк та, чөнки ул иң элек эшчеләр турында уйлаган, ә шул вакытта үзе бик ярлы яшәгән. Әйтик, урманнан утын ташырга халыкка ат биргән, үзенең хуҗалыгына иң соңыннан гына алып кайта торган булган. Самавыр кайнатыр өчен, өйнең чыраларын алып, шунда салган. 

Бер почмакта бик күп кенә исап-хисап ясый торган җиһазлар күренде. Фердинат абыйның да, хатыны Резидәнең дә әнисе хисапчы булып эшләгән. Хәләл җефете үзе дә гомер буе цифрлар белән дус булган, озак еллар салым инспекциясендә хезмәт куйган. Гомумән, аңлавымча, әлеге музейның мәгънәсе комсомол чорын гына ачып салу түгел, ә күбрәк гаилә тарихын чагылдыру, аны истә тоту. Юкка гына Фердинат абый шушында кереп, елап та чыгам дип әйтмәде инде. Андагы экспонатларны тотып, әби-бабасын, әти-әнисен искә төшерә, аннары күзенә яшьләр киләдер.

Бер якта иске фотоаппаратлар күрдем. Бактың исә, Касыймовның әтисе Германиядә разведчик булып хезмәт иткән. Ул самолет төшергән рәсемнәрне кәгазъгә чыгара торган булган. Аларның берникадәр өлеше Фердинат абый үзенең 60 яшьлек юбилеена язган “Пишу дорогу жизни” дигән китапта сурәтләнгән. Әйтик, анда әтисе төшергән ул вакыттагы илбашы Никита Хрущев белән Германиядәге совет гаскәрләрен җитәкләүче Андрей Гречконың фотосы бар. Әлеге рәсем берәү генә, башка җирдә юк. Бранденбург капкасы янында Америка солдатлары белән очрашуда да булган ул. Кыскасы, Касыймовлар үзләренең тарихын беләләр, өйрәнәләр һәм истә тоталар. Әле җитмәсә гаилә герблары да бар. Музей гына дип килгән идем, киткәндә югары уй-кичерешләр белән китеп барам.

Рәсим Хаҗиев.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading