16+

Официантлар һәм сатучылар татарча сөйләшә башлармы?

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Казан шәһәре башкарма комитеты бик күп яңа проектлар тәкъдим итә. Аларның берничәсе белән журналистларны да таныштырдылар.

Официантлар һәм сатучылар татарча сөйләшә башлармы?

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Казан шәһәре башкарма комитеты бик күп яңа проектлар тәкъдим итә. Аларның берничәсе белән журналистларны да таныштырдылар.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, һәр айда бер зур чара үткәрү планлаштырыла һәм алар турында киләчәктә хәбәр итәчәкләр. Апрель – Тукай, шигърият ае булганлыктан, бу айда татар теленә кагылышлы проектлар старт алган.

«Үз телем» конкурсы татар телен өйрәнү буенча тапталмаган, яңа кызыклы формат уйлап табучылар өчен. Бәйгедә мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша ала.
– Яшьләр бөтенләй башкача фикер йөртә һәм телне өйрәнүдә дә үзләренә кызык булган заманча идеяләр тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Аларның уңышлы проектларын бик теләп хуплаячакбыз, – дип сөйләде ул.  

Конкурсның идея авторы һәм иганәчесе – Казан шәһәре думасы депутаты Рөстәм Рамазанов. Җиңүчеләр гомуми приз фондыннан грантлар алачак, ул 1 млн сумны тәшкил итә. Гаризалар 1 майга кадәр yztelem.ru сайтында кабул ителә.

Икенче проект – «Саумы, Казан!» конкурсы. Анда катнашучылар Казан турында хикәяләр язарга тиеш була.
– Һәр кеше үзе белгән һәм үзенчә күргән Казан турында яза ала. Һәр кешенең үз Казаны бар. Минем өчен ул – тормышка ашкан хыял. Аның турында сөйләгәндә хәтта күземнән яшь килә. Тумышым белән мин Башкортстаннан һәм гел Казанга күчеп килү турында хыялландым. Ул зур хыялым чынга ашты, – ди Гүзәл Сәгыйтова.

«Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе, журналист Ландыш Әбүдәрова хәбәр иткәнчә, бәйгегә эшләрне ике телдә: рус һәм татар телендә җибәрергә була. Башка телдә язылганнарның рус яки татар теленә тәрҗемәсе булырга тиеш. Җиңүчеләр ике яшь категориясендә бүләкләнәчәк: 18дән 35 яшькәчә һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләр. Беренче урынга ия булучыга – 80 мең, икенче урынга – 50 мең, өченче урынга 30 мең сум акча биреләчәк.
– Җиңүчеләрнең исемнәре 30 августта билгеле була. Иң матур хикәяләрне туплап, китап та чыгарачакбыз, – диде спикер.  

Өченче проект – Казанда хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр өчен татар теле курслары. Кафе, ресторан, кунакханә, кибеттә эшләүче  хезмәткәрләр өчен ун дәрестән торган курслар оештырыла. Теләге булганнар онлайн форматта атнага ике тапкыр татар телен өйрәнә. Бүгенге көндә курсларга 70ләп кеше язылган.
– Курсның программасы бик гади, ул татар телен чит тел буларак укыту методикасына нигезләнгән. Максатыбыз – катлаулы грамматик төшенчәләрне түгел, ә иң кирәкле сүзләр белән аралашырга өйрәтү, – дип сөйләде матбугат очрашуында катнашкан татар теле укытучысы, "Сәлам" яңа буын татар теле дәреслеге авторы Рашат Якупов.

Җәй көне Казан муниципаль хезмәткәрләре өчен дә татар теле курсларын оештыру күздә тотыла.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, республикада яшәүче халыклар белән таныштыру максатыннан, Казан метросы вагоннарына төрле милли бизәкләр төшерү дә ниятләнелә. Төрле милләт вәкилләре йөзләре сурәтләнгән фотокүргәзмә һәм милләтләр фестивален оештыру планы да бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading