16+

Онкология стационары күченәчәк

Казанның Батурин урамында урнашкан онкология стационары һәм махсуслаштырылган сырхауханәләрнең берсе Себер трактына күчереләчәк.

Онкология стационары күченәчәк

Казанның Батурин урамында урнашкан онкология стационары һәм махсуслаштырылган сырхауханәләрнең берсе Себер трактына күчереләчәк.

ТР Президенты йөкләмәсе буенча, Себер трактындагы 1 нче ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе (БСМП) яңа медицина учреждениеләре өчен яңартып төзеләчәк, биредә медицина комплексы барлыкка килер дип көтелә. Әлегә исә онкология стационары Кремль астында, Батурин урамы, 7 адресы буенча урнашкан. Киләчәктә исә бу стационар һәм Нагорная урамы, 6 адресы буенча урнашкан сырхауханә (паллиатив медицина ярдәме бүлеге) авыруларны Себер трактында элеккеге 1 нче БСМП бинасында кабул итәчәк.
Билгеле булганча, узган елны Казанның сәламәтлек саклау өлкәсендә соңгы 25 ел эчендәге иң зур проект гамәлгә ашырылды. Бу - 7 нче шәһәр хастаханәсен модернизацияләү һәм яңа ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе төзелү. Себер трактындагы БСМП да нәкъ менә шунда - Чуйков урамына күченде, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading