16+

Оптимальләштерү дип авылларны мәктәпсез калдыруга чик куела

Татарстан Язучы­лар берлегенең күп­тән түгел булып узган чираттагы корылтаенда иң күп сүз милли мәгариф системасы тирәсендә барган иде.

Оптимальләштерү дип авылларны мәктәпсез калдыруга чик куела

Татарстан Язучы­лар берлегенең күп­тән түгел булып узган чираттагы корылтаенда иң күп сүз милли мәгариф системасы тирәсендә барган иде.

«Милли мәгариф системасы булмаган халыкның киләчәге юк». Бу сүзләрне Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында аның җитәкчесе Разил Вәлиев ­ комиссия эшендә катнашкан депутатларга аңлашылырлык итеп әйтте. Әлеге комиссиянең кичә узган утырышы нәкъ менә шул мәсьәләне, төгәлрәге, рес­публикабызда милли мәгарифне үстерүнең 2030 елга кадәрге концепциясен тикшерде. Бу мөһим документны депутатлар игътибарына Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов җиткерде. Республикабыз­да барлыгы 785 татар мәктәбе бар, аларның барысы да белемле укытучылар һәм дәреслекләр белән тулысынча тәэмин ителгән, дип, милли мәгариф системасы юк, бетте дигән сүз белән килешмәвен белдерде ул.

- Болай сөйләп йөргән язучылардан: «Соңгы тапкыр мәктәпләрдә кайчан булдыгыз дип сорар идем», - диде министр урынбасары.
Кайбер халык илчеләре, 2030 елны көтеп ятмыйча, бу мөһим эшкә бүгеннән җиң сызганып керешергә чакырдылар. Авылларда башлангыч мәктәпләрнең (аларның күбесе татар мәктәбе) ябылуы турында да борчылып сөйләштеләр. Оптимальләштерү дигән булып, татар авылларын, укучылары була торып, башлангыч мәктәпсез калдыруга моннан соң чик куелыр, дигән өмет туды утырышта катнашучыларда. Чөнки Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов авылларда башлангыч мәктәпләрне ябуга юл куймас­ка чакырды.

Комитетның әлеге утыры­шында Татарстан Республикасында мәгариф оешмаларында әти-әниләр комитетлары һәм оешмаларының эше турында да сүз барды. Бала тәрбияләү шикелле көнүзәк һәм бик җитди мәсьәләнең әти-әниләрдән башка гына булмавына Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима басым ясады. Кайбер районнарда, әйтик, Азнакай, Әлмәт, Түбән Кама районнарында оешкан «Әтиләр комитетлары»н уңай мисал итеп китерде. Балаларның җәйге ялын хәвефсез итү дә кабыр­гасы белән куелды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading