Район җирлекләрендәге ЗАГСларның эшчәнлеге турында «ШК»га бер бүлек мисалында Азнакай районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Әлфинур Хәйретдинова сөйләде.
Гаилә институтын алып бару, аның кыйммәтләрен саклау - ЗАГСның өстенлекле бурычларыннан берсе. Җирлегебездә яшәүче гаиләләрне ныгыту, аларны саклап калу юнәлешендәге чаралар социаль, мәдәни өлкә хезмәткәрләре, райондагы оешма-предприятиеләр, учреждениеләр коллективлары ярдәменә таянып, максатчан алып барыла. Бу - яңа туган сабыйларны теркәү, бала тудыру йортыннан чыгуларны тантаналы итеп үткәрү, озак еллар бергә гомер иткән парларны хөрмәтләү, бәби көткән гаиләләр, яшь әниләр белән әңгәмәләр үткәрү, ана капиталы сертификатларын бәйрәм рухында тапшыру һәм санап та бетермәслек тагын әллә никадәр чаралар. Инде традициягә әверелгәннәреннән тыш, елдан-ел яңалары да өстәлә тора. Әйтик, 2013 елдан алып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы белән, елның тәүге сабыйлары туу вакыйгасын тантаналы билгеләп үтү матур йолага әйләнде.
Республикада бары тик безнең Азнакай районында гына гаилә корган һәр илленче парны Татарстан мәйданындагы фонтан янында яки Яшьләр паркында бөтен халык алдында тәбрикләү чарасы үтә. Район башлыгы, изге теләкләр әйтеп, истәлекле бүләкләр тапшырып, аларны шәхсән үзе котлый. Бергә яшәүнең түгәрәк даталарын билгеләп үтүче гаиләләр өчен дә бәйрәмнәр оештырып торабыз. Аларда оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар активистлары да катнаша, ә инде «Ак калфак»ның район оешмасы әгъзалары - бу чараларның һәрчак үзәгендә. Сигезенче ел рәттән билгеләп үтелгән Гаилә көнендә быел районның иң лаеклы сигез пары «Бер-береңә тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде.
ЗАГС каршында эшләп килүче «Пар канатлар» клубының яшьләрне кавыштыруда, булачак кода-кодагыйларны бер-берләренә якынайтуда, гаиләләрне ныгытуда, тәүге сабыйларын көткән яшь гаиләләр белән эшләүдә алып барган эшчәнлеге инде уңай нәтиҗәләрен бирә башлады. Гаилә коручыларның артуы, аерылышучыларның кими баруы да әнә шул хакта сөйли. Гаилә тормышына багышлап алып барылган очрашуларда, кичәләрдә нинди генә темалар кузгатылмый: ир белән хатынның роле, вазифалары, килеп туган проблемаларны чишү юллары, бала тәрбияләү мәсьәләләре... «Гармония» психологик-педагогик хезмәт, мәгълүмати-методик үзәк белгечләре дә чакырылып, лекцияләр, кызыклы тренинглар уздырыла. Аерылышырга уйлаган парлар белән район җитәкчеләренең очрашулары да эзсез калмый, билгеле, гаиләләрнең сакланып калу очраклары күп. Районда аерылышучылар саны елдан-ел кимүгә таба бара, бу бик сөенечле хәл. Әйтик, быел ул, 2013 ел белән чагыштырганда, 36 парга кимрәк. Мондый адымга барган 12 пар янәдән кушылды.
Гаиләдә, сүз дә юк, хатын-кызга зур җаваплылык йөкләнгән: ул бу учакны сүндерми сакларга да, ирен хөрмәтләргә, балалар тәрбияләргә тиеш, ә әти кешегә тагын да зуррак роль бирелүен онытмаска тиешбез. Әти улына һәрьяклап үрнәк булса, кызында да булачак иренә мөнәсәбәт нәкъ менә әтисе гамәлләреннән чыгып формалаша. Шуны күздә тотып, бүлектә әтиләргә багышланган чараларга да җитди игътибар бирергә тырышабыз. Гаилә айлыгы кысаларында әтиләргә багышлап игълан ителгән иншалар бәйгесендә быел 142 кеше катнашты, аларның иң кечесенә 6 яшь булса, иң олысы 84 яшьлек иде. Менә шулай, ничә яшьтә булсак та, безнең өчен әти-әни һәрчак иң кадерле кешеләр булып кала. Балалар бүләк алырга әтиләре белән җитәкләшеп сәхнәгә атлаган мизгелләрен гомер буена онытмаслар.
Дөрес, бүгенге көндә ЗАГС бүлегендә эшләүче өч кенә белгеч, күпме генә чаралар оештырса да, аерылышучылар санын киметүдә әллә ни кыра алмый, билгеле. Районның хезмәт коллективлары да гаиләләрнең ролен күтәрүдә, аларга игътибар-хөрмәтне арттыруда активлык күрсәтеп, вакытында ярдәм кулы сузса иде. Тәмле тел - җан азыгы, дип юкка гына әйтмәгәндер халык, кайбер чакта җылы сүз һәм төпле киңәш, үгет-нәсыйхәт тә бик ярап куя.
Ходай җиһанда һәр җан иясен парлы итеп яраткан. Яшәүнең мәгънәсе дә шунда. Парлы булыйк, тигезлектә, гаилә җылысында яшик! Бер-беребезгә игътибарлы һәм мәрхәмәтле булыйк!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар