16+

Пассажирларны да исәпләячәкләр

Казан трамвайларында һәм троллейбусларында пассажирлар агымын исәпләү җайланмаларын урнаштырырга планлаштыралар.

Пассажирларны да исәпләячәкләр

Казан трамвайларында һәм троллейбусларында пассажирлар агымын исәпләү җайланмаларын урнаштырырга планлаштыралар.

Бу хәрәкәттәге составны рациональ файдалану, тотрыклы керем алу һәм тармакның рентабельлеген арттыру өчен кирәк. «Метроэлектротранс» МУПның җир өсте электр транспорты буенча баш инженеры Алексей Советов фикеренчә, шәһәрнең җир өсте электр транспорты еш кына рациональ кулланылмый. Аз пассажир йөртелә торган маршрутта артык күп трамвай һәм троллейбус эшли. Һәм киресенчә: иҗтыяҗ зур булган маршрутларда хәрәкәттәге составның җитмәве сизелә. Болай булганда, пассажирлар ташудан табыш алуга өметләнеп булмый.
Моннан тыш, трамвайларның һәм троллейбусларның саны тәүлекнең вакытына бәйле рәвештә билгеләнергә тиеш. Көндез казанлылар, нигездә, эштә һәм укуда булганда, маршрутларга бөтен хәрәкәттәге составны чыгарырга кирәкми. Ә кич белән барлык мөмкинлекләрне куллану урынлы.
Шәһәр дәрәҗәсендә пассажирлар агымын исәпләгәннән соң, тиешле карарлар һәм чаралар күреләчәк, ди Алексей Советов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading