16+

“Патриотик юнәлештәге проектларга яшьләрнең барлык категорияләрен дә җәлеп итү мөһим”

Республикада 138 мең кешедән торган 1 247 иреклеләр берләшмәсе эшли. Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сүзләренчә, шуңа да карамастан, яшьләрне патриотик тәрбияләү өлкәсендә тагын да күбрәк эшләргә кирәк. 

— Патриотик юнәлештәге проектларны гамәлгә ашыру буенча тирән, эчтәлекле, системалы эш алып барырга, һәм аңа яшьләрнең барлык категорияләрен дә җәлеп итү мөһим, - диде ул алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 44 утырышында чыгыш ясаганда. 

Министрлык тарафыннан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты ярдәме белән патриотик тәрбия буенча дәүләт программасының яңа редакциясе эшләнгән. Бу инициатива республика хөкүмәте тарафыннан хупланган: аның нигезендә ресурслар белән тәэмин итүне арттыру, булган юнәлешләрне масштаблау һәм эшчәнлекнең яңа формаларын үстерү планлаштырыла.

—  Шулай ук Дәүләт Советының профильле комитеты инициативасы белән «Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү турында» республика законы проекты тиздән кабул ителер һәм бу юнәлештә эшебезне көчәйтүче норматив базага әверелер дип ышанабыз, - диде Ринат Садыйков.

Ул шулай ук балалар һәм яшүсмерләр арасында гражданлык патриотизмын арттыруның яңа механизмы булып 2022 елда оештырылган «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте торуын билгеләп үтте. Монда үсеп килүче буынны тәрбияләүгә генә түгел, ә мәктәпләрдә педагоглар белән эшләүгә, остазлык институтына да зур әһәмият бирелә, диде министр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading