16+

Планшетлы буласың килсә...

Җәйге каникулда укучылар республикага да, үзләренә дә файда китерә алалар. Татарстанга китергән файдалары халык арасында электрон хезмәт күрсәтү ысулын популярлаштыру булса, шул тырышлыклары өчен iPad планшетлары белән бүләкләнү мөмкинлегенә дә ия булалар әле. Хәзерге вакытта «IT-Чемпион» конкурсының икенче этабы бара. Укучылар шулай ук «ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталын...

Җәйге каникулда укучылар республикага да, үзләренә дә файда китерә алалар. Татарстанга китергән файдалары халык арасында электрон хезмәт күрсәтү ысулын популярлаштыру булса, шул тырышлыклары өчен iPad планшетлары белән бүләкләнү мөмкинлегенә дә ия булалар әле.
Хәзерге вакытта «IT-Чемпион» конкурсының икенче этабы бара. Укучылар шулай ук «ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталын үстерү» дип аталган иҗади номинациядә дә көчләрен сынап карый ала. Балалардан электрон хезмәт күрсәтү буенча кызыклы идеяләр, программалаштыру һәм дизайн өлкәләрендә сәләтләрен күрсәтүләрен көтәләр. «Электрон хезмәт күрсәтүләр өчен иң яхшы баннер яки логотип», «Иң яхшы видеоролик», «Иң яхшы презентация», «Android өчен мобиль кушымта» һәм «Интернет-кушымта» дип аталган биш категория буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Әзер эшне укучы мәктәп администраторына тапшыра, ул үз чиратында аны «ТРда электрон белем бирү» системасына урнаштыра. Комиссия һәр категориядә 10 эшне сайлап алып, аларны тавыш бирүгә куячак. Бер ай буе алар арасыннан иң-иңнәрне ачыклаячаклар. Иҗади номинациядә эшләр 3 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Һәр категориядә иң күп балл җыйган өчәр җиңүчегә планшетлар тапшырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading