16+

Президент дәүләт хезмәткәрләрен котлады

Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре» конкурсына йомгак ясалды. Анда җиңүчеләргә бүләкне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Президент дәүләт хезмәткәрләрен котлады

Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре» конкурсына йомгак ясалды. Анда җиңүчеләргә бүләкне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре» конкурсы ел саен уздырыла. Конкурсның төп максаты Татарстанның дәүләт гражданлык хезмәтенең дәрәҗәсен үстерү, дәүләт идарәсе тәҗрибәсен җәелдерү, дәүләт хезмәткәрләренең эшен бәяләү.

Конкурс алты номинациядә узды: тармакара идарә, закон белән тәэмин итү өлкәсендә идарә, халык һәм территория куркынычсызлыгы, икътисад секторы белән идарә итү, сациаль өлкә белән идарә итү, дәүләт органнары эшчәнлеген хокук һәм кадрлар белән тәэмин итү, дәүләт органнары эшчәнлеген оештыру, мәгълүмати, документация, финанс-икътисад белән тәэмин итү.

Конкурс комиссиясенә 90 эш тапшырылды. Аларның 35е сайлап алынды. Татарстан Президент иң яхшы 12 эш өчен бүләкләр тапшырды.

Фото: Марсель Бадыкшин

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading