16+

Путинга әләк яздылар

Россия Премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шуваловка 2 сентябрь көнне Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов «ТР каршындагы казанышлары өчен» орденын, ә башкалабыз мэры Илсур Метшин «Казанның мактаулы гражданины» исемен биргән иде. Бүләкләрдән артык тәэсирләнепме, Шувалов: «Татарстанда яшәүче һәр кеше, милләте нинди булуга карамастан, татарча сөйләшергә тиеш!» - дип белдерде. Аның әлеге сүзләре Татарстанның...

Рус мәдәнияте җәмгыяте җитәкчеләренең фикеренчә, мондый чыгышы белән Шувалов РФ Конституциясенең 17, 18, 19 нчы маддәләре белән бәйләнештә торучы 26 нчы маддәсен бозган, ягъни аралашу теле буларак аларның туган телне сайлау иреге хокукына каршы килгән икән. Моның белән ул дәүләт эшлеклесе вазифасында буларак «РФ дәүләт гражданнарына хезмәт итүе» турындагы Федераль канунның 15 нче маддәсен бозган, ягъни РФ Конституциясен үтәмәгән.
«Ул бу очракта халык хезмәтчесе буларак республикадагы 1,5 миллион тирәсе булган рус этник төркеменең үзенчәлекләрен исәпкә алмады һәм биредә инде күптән өлгереп җиткән тел конфликтының эскалациясенә этәргеч бирде», - дип яза рус мәдәнияте җәмгыяте вәкилләре, һәм республикада татар телен барысы да белсен өчен бернинди дә нигез юк дип тәкрарлый. «Чөнки 40 яшьтән өлкән булган буын телне өйрәнмәгән диярлек, ә 20-30 яшьлекләр аны өйрәнеп булмый торган методикалар белән өйрәнгәнгә һәм кирәксенмәгәнлектән белмиләр», - дигән нәтиҗә чыгара алар. Ә бит шул ук Шувалов Татарстан түрәләренә ияреп, Универсиада алдыннан яңа төзекләндерелгән Иске Татар бистәсен караганда: «Здесь русости не хватает», - дип, бистәгә «Рус ызбасы» таләп итеп йөргән иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading