16+

Радио югалды

Һәр җомга радиодан ­вәгазь тыңлый идем. Соңгы арада тап­шыру гына түгел, радиосы ук югалды бугай. Кайсы радио турында сүз барганын да әйтә алмыйм, анда Татарстан гимнын да яңгыраталар иде. Мин бу радиосыз яши алмыйм. Андагы вәгазьләрне язып алып, танышларыма да сөйли идем әле. Сания апа, Казан. Сания апа, сезнең сораудан...

Һәр җомга радиодан ­вәгазь тыңлый идем. Соңгы арада тап­шыру гына түгел, радиосы ук югалды бугай. Кайсы радио турында сүз барганын да әйтә алмыйм, анда Татарстан гимнын да яңгыраталар иде. Мин бу радиосыз яши алмыйм. Андагы вәгазьләрне язып алып, танышларыма да сөйли идем әле.
Сания апа, Казан.

Сания апа, сезнең сораудан «Татарстан» радиосы турында сүз бара, дип аңладык. Ул хәзер 99,2 FM ешлыгында сөйли. «Татарстан» радиотапшырулар хезмәте җитәкчесе Тәүфыйк Сәгыйтов әйткәнчә, тапшырулар УКВ ешлыгында чыкканда, күп тамашачы сыйфаттан канәгать булмаган, кайбер районнарда яшәүчеләр радионы тыңлый алмаган. Хәзер исә аны Казанда гына түгел, Татарстанның башка районнарында да ишетергә мөмкин. Дөрес, 21 мартка кадәр яшелүзәнлеләр өчен радионың чынлап та «туктап» торуы бар. Бу профилактика эшләре белән бәйле. Җомга вәгазьләрен исә сәгать 6.00дән алып 8.00гә кадәр эфирга чыга торган «Иртәнге нур» тапшыруында ишетергә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading