16+

Районнарда яшәүчеләр бала табарга урын эзли

2017 нче елдан Татарстанның 10 район хастаханәсендә бала табу бүлекләре юк.

Районнарда яшәүчеләр бала табарга урын эзли

2017 нче елдан Татарстанның 10 район хастаханәсендә бала табу бүлекләре юк.

2024 нче ел Россиядә гаилә елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле, әле шушы көннәрдә генә илебездә, шул исәптән Республикабызда, күп бала тәрбияләгән гаиләләрне бүләкләделәр. 

Гомумән, соңгы берничә елда Россиядә гаилә кыйммәтләренең традицион асылына кайта башладык: 10, 20, 30, 40, 50шәр ел бергә яшәгән ир белән хатыннарга матди ярдәм күрсәтәләр, күпләп бала табуны пропагандалыйлар, андый гаиләләргә акча, җир вәгъдә итәләр. Шуның белән беррәттән дәүләт клиникаларында бала төшерүне рәсми рәвештә тыя башладылар. Хәзер абортны берничә шәхси клиникада гына ясатып була. Бер сүз белән әйткәндә, дәүләт дәрәҗәсендә – хокук белән рөхсәт ителгән гаиләләрне күбәйтә алырлык,  булганнарын ныгытырлык чаралар уйлап табу бара.

Бүген дәүләт бездән кимендә 3-4-5-6шар бала табуны таләп итә. Балаларның, ата-аналарның алга таба ничек яшәве аңа кызык түгел. План гына үтәлсен. Ә бит бер балага тәрбия биреп, аны аякка бастыру да чиксез көч таләп итә. Аеруча бүген, без яшәргә тырышкан заманда. Ни хикмәт – болар белән беррәттән үзебездә – Татарстан районнарында бер-бер артлы бала табу йортлары ябыла. 2017 нче елдан башлап, Мөслим, Мамадыш, Зәй, Апас, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Чирмешән – барлыгы 10 район хастаханәсендә хәзер бала табу бүлекләре юк. Бу һәрбер дүртенче районда дигән сүз.

Быел исә тагын 6 районда  бала табу бүлекләрен оптимизация нигезендә япканнар. Бу –  Әтнә, Базарлы Матак, Балтач, Лаеш, Тәтеш һәм Чүпрәле. Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, әлеге районнарда елына 150дән азрак бала туа икән. Ә бит боларның һәрберсе дә район үзәге, анда дистәләгән мең кеше яши. Бу нәрсәне аңлата соң? Син Казан, Әлмәт, Чаллыда түгел, бәхетеңә каршы зур шәһәрләрдән ерак урнашкан районда яшисең икән, балаңны шушында таба алмаячаксың. Монда күпбалалы гаилә төзү теләге үзеннән-үзе юкка чыгадыр.  

Күптән түгел 60 мең халык яши торган Азнакайда бала табу йорты ябылачак, дигән сүзләр чыкты. Ә бит югыйсә, быел анда 460 хатын-кыз теркәлгән була. Нәтиҗәдә, шуларның 200е Азнакайда бәбили, ә калганнары зур шәһәрләрдәге перинаталь үзәкләргә киткән. Хәзер социаль челтәрләрдә булачак аналар чаң суга, бала табар өчен, ашыгып-кабаланып күрше районнарга сарыла. Азнакайдан Гүзәл Хафизова миңа үзенең тарихын сөйләде.

Гүзәл икенче сабыен кайда табачагын соңгы минутка кадәр белми яшәгән. Ул бу җәйдә дус кызларыннан, райондагы бердәнбер бала табу йорты ябыла, күрше шәһәрләрдән белешә башларга кирәк, дигән сүзләр ишеткән. Гүзәл беренче баласын да биредә тапкан, икенче кызын да монда табарга әзерләнгән була. Яшь гаиләнең машинасы юк, алар Азнакайда туып, шунда яшиләр. Табиблардан да, мондагы шартлардан да канәгать. 

Гүзәл Хафизова: Ирем белән Лениногорск, Әлмәт, Казанга барыйк микән дип уйлый башладык, килешү төзергә әзер идек инде. Тулгагым кисәк кенә башлангач, монда китерделәр. Хәзер барысы да яхшы. Баланы монда тапканыма шатланам. Бу гайбәт кенә булган икән. Икенче көнне үк, балаларын үзебезнең Азнакайда тапсыннар, башка урын эзләмәсеннәр, барысы да яхшы, дип кызларга яздым.

Мин Азнакайның үзәк район хастаханәсенең җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттем. Бала табу йортыгызның киләчәге өметлеме, дип турыдан-туры сорадым. Баш табиб Олег Косоногов уңай фаразлары белән бүлеште. Азнакайның бала табу йорты үзәк район хастаханәсенә карый, биредә тулы составта акушер-гинекологлар, 2 неонатолог, 6 реаниматолог эшли икән. Баш табиб бу мәсьәләгә кадрлар кытлыгы проблемасы күзлегеннән карады.  

Табиблары бар, ә монда бала табалармы соң? Статистикага мөрәҗәгать итик. Быел Азнакайда, узган ел белән чагыштырганда, 50 сабыйга күбрәк туган. Әмма Республика буенча соңгы 10 ел дәвамындагы гомуми мәгълүмат   халык санының кимүен күрсәтә икән. Бала табу йортының ябылуы турындагы гайбәтләрнең нигезе дә шунда булган. Сораулар бәйләме белән Татарстан сәламәтлек саклау министрының матбугат хезмәте җитәкчесенә киттем. 

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте: “Бөтен Татарстан буенча халык саны кими, Азнакай районы да искәрмә түгел. Әлбәттә, бу бик кызганыч күренеш. Әмма Азнакайдагы бала табу йорты үз эшен дәвам итә, аны беркем дә ябарга җыенмый. Моны төгәл әйтә алабыз. Азнакай зур район, анда 60 мең кеше яши. Балалар, башка шундый районнар белән чагыштырганда, күбрәк тә туа әле”, - дип җавап бирде.

Азнакайдагы бердәнбер бала табу йортын саклап калу район җитәкчелеге өчен дә әһәмиятле бурыч булып чыкты.

Азнакай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов: “Без яшь табибларны да чакырырга әзер. Без аларга ярдәм итәчәкбез. Фатир да бирәчәкбез. Без инде болай да соңгы елларда 60лап белгечне җәлеп итттек. Аларны фатир белән тәэмин иттек. Киләсе елларда анда ремонт булса, яхшы булыр иде. Без үз вакытында нефтьчеләр ярдәмендә бер ремонт ясаган идек инде. Тагын ремонт ясасак әйбәт булыр иде, шуңа өметләнеп калабыз”, - диде.
Азнакайга бала табарга дип әле күрше Сарман һәм Мөслим районнарыннан да киләләр икән. Башкарма комитетта киләчәктә акушерлык бүлегенең капиталь төзекләндерү программасына керүенә өметләнәләр. Ул чакта Азнакайда бала табу өчен шартлар зур шәһәрләрнекеннән ким булмаячак дип ышандыралар. 

Әдилә Закирова, Әлмәт.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading