16+

Разил Вәлиев премиясенә – 14 ел

Классик язучыбыз Аяз Гыйләҗевнең: «Яхшы кешенең даны күпләрне бик озакка кадәр, кайчагында гомер буе җылытып килә», дип язып калдырган юллары бар. Якташыбыз, халык шагыйре, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең дә быел, инде ундүртенче мәртәбә, укучы балаларга үз премиясен тапшыруы, беренчедән, язучының яхшы кеше булуын искәртсә, икенчедән, Разил абыйлары премиясенә ия булган укучыларның милләтебезнең зыялы улы кулыннан диплом, истәлекле бүләк, йә булмаса акчалата премия алулары күңелләрен киләчәктә иҗатка рухландыру, җаннарын җылыту түгелмени?!. Минемчә, каләм тибрәтеп, иҗади бәйгедә катнашып уңышка ирешкән балалар алга таба Разил Вәлиев премиясенә лаек булулары белән горурланачаклар, аның нәтиҗәсен тоячаклар әле. Мәсәлән, бәйге дипломнары кайсыларына югары уку йортларына керергә ярдәм итәр, кем белә, кайберләре зур хәрефтән шагыйрь, язучы исемен йөртү бәхетенә дә ирешер...

Разил Вәлиев премиясенә – 14 ел

Классик язучыбыз Аяз Гыйләҗевнең: «Яхшы кешенең даны күпләрне бик озакка кадәр, кайчагында гомер буе җылытып килә», дип язып калдырган юллары бар. Якташыбыз, халык шагыйре, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең дә быел, инде ундүртенче мәртәбә, укучы балаларга үз премиясен тапшыруы, беренчедән, язучының яхшы кеше булуын искәртсә, икенчедән, Разил абыйлары премиясенә ия булган укучыларның милләтебезнең зыялы улы кулыннан диплом, истәлекле бүләк, йә булмаса акчалата премия алулары күңелләрен киләчәктә иҗатка рухландыру, җаннарын җылыту түгелмени?!. Минемчә, каләм тибрәтеп, иҗади бәйгедә катнашып уңышка ирешкән балалар алга таба Разил Вәлиев премиясенә лаек булулары белән горурланачаклар, аның нәтиҗәсен тоячаклар әле. Мәсәлән, бәйге дипломнары кайсыларына югары уку йортларына керергә ярдәм итәр, кем белә, кайберләре зур хәрефтән шагыйрь, язучы исемен йөртү бәхетенә дә ирешер...

Хәер, соңгысын вакыт күрсәтер. Күренекле шагыйрь Разил Вәлиев үзе әйтмешли: «Һич кенә дә бәйгедә катнашкан һәрбер бала язучы, шагыйрь булыр дип уйламыйм, өметләнмим дә, әмма аларның әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк булуы, аларның рухи дөньясының баюы киләчәктә аларны шәхес итеп тәрбияләү юлында бик зур адым дип саныйм». Иҗади бәйгене оештыруны (быел 14 нче ел!) күркәм традициягә әверелдергән әдибебез үз чыгышын: «Бу дөньяда кешене ике төрле байлык яшәтә - матди һәм рухи байлыклар. Матди байлык турында без көн саен сөйлибез, анысы да мәгъкуль, ансыз тормыш бармый, әмма рухи байлык турында кайгыртмасак, матди байлык белән генә беркая да китеп булмый. Матди белән рухи байлык - һәр халыкның, һәр милләтнең, һәр кешенең ике канаты кебек ул. Әгәр дә без матди байлык турында гына уйласак, бер канат белән генә әллә ни ерак барып булмас иде. Бүген иң зур бурычларыбызның берсе - ошбу бәйгене оештыру мисалында икенче канатны ныгытып, яшьләребезне иманлы, итагатьле, тәрбияле итеп тәрбияләп, рухи кыйммәтләребезне киләчәк буыннарга илтеп тапшырырга тиешбез», - дип дәвам итте. Халкыбызның күренекле шагыйре, биш дистәдән артык китап авторы нәкъ менә Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1090 ел тулган көнне уздырылган бәйрәм кичәсенә елдагыча бүләкләрне мулдан алып килгән иде. Сәхнә түренә бер-бер артлы төрле номинацияләрдә җиңү яулаган укучылар күтәрелде. «Сәләтле бала» номинациясендә - 29 нчы мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Азалия Хәлиуллина, «Яшь прозаик»та - 27 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Алия Әхмәтвәлиева, «Табигать баласы»нда - 1 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Ләйсән Кәбирова, «Күпкырлы талант иясе»ндә - 7 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы Фәнзил Бариев, «Әкият сөйлим сезгә»дә - 15 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Алинә Мөхәммәтгалимова, «Шигърияткә омтылыш»та - 21 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы Диләрә Бикмуллина, «Яшь каләм»дә - 9 нчы мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы Айгөл Әхмәдиева, «Төрлелек» номинациясендә Түбән Уратма мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Нурания Хәбибрахманова, «Тәүге адымнар»да - Благодатное мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Виктория Калифанова, «Хикәя остасы»нда - Чаллы шәһәрендәге 54 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Назлыгөл Насыйрова, «Йөрәк сере»ндә - Муса Җәлил исемендәге 1 нче татар гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Диләрә Шакирҗанова, «Дөньяга фәлсәфи караш»та 25 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Алия Мөхәммәтҗанова Разил абыйлары кулыннан истәлекле бүләк алып куанды. Ә инде иҗади бәйгедә катнашып, I урынны яулаган Кама Аланындагы 1 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Алия Хәсәнова, II урынны алган 10 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Миләүшә Якупова һәм III урынга лаек дип табылган Каенлы урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Ангелина Поликарпова диплом һәм акчалата бүләккә ия булдылар.

Укучылар бәйгедә каләм тибрәтсәләр, иҗади сәләтләрен күрсәтсәләр, «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» сәнгатьле уку конкурсында исә хөрмәтле якташыбыз Разил Вәлиев әсәрләрен Тукай шигырьләре белән беррәттән яттан сөйләделәр. Шунлыктан бәйрәм тантанасында бүләкләнүчеләр бихисап иде. Иң оста, иң яхшы, иң сәнгатьле шигырь сөйләү буенча Гран-прины быел 22 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы Рания Сөнгатуллина яулады.

Кичәдә шулай ук шәһәребездә иҗат итүче «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзаларына, конкурска килгән кочак-кочак иҗат эшләренә бәяләмә биргәннәре өчен, зур рәхмәт әйтелде.

Бәйгенең сәбәпчесе Разил Вәлиев иҗади бәйгене оештыруда үзләренең өлешләрен керткән Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равис Шакировка, башкарма комитетның җәмәгатьчелек оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр буенча бүлеге җитәкчесе Лилия Марсовнага, мәгълүмати методик үзәкнең милли бүлек методистлары Мәхтүмә Сәлаховага һәм Линиза Насрулловнага, Түбән Кама «Шинник» спорт комплексы җитәкчесе, шәһәр советы депутаты Рөстәм Ганиевларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук балаларның иҗатын үстерү һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә зур хезмәт куйган, шушы бәйгегә җиңүче укучыларны әзерләгән барлык укытучыларга да Разил абыйның үз исеменнән Рәхмәт хатлары бирелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading