16+

Республика һәм Казан шәһәре көнендә тарихи әһәмиякә ия булган вакыйгалар күп булды

Бәйрәм иртәсен Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр ­арасында Республика көненә багышланган еллык смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләүдән башлады.

Республика һәм Казан шәһәре көнендә тарихи әһәмиякә ия булган вакыйгалар күп булды

Бәйрәм иртәсен Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр ­арасында Республика көненә багышланган еллык смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләүдән башлады.

Катнашучыларны 11 критерий буенча бәяләделәр: кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм программаларын урыннарда гамәлгә ашыру темплары, авыл җирлегенең төзекләндерүгә чыгымнары, социаль-мәдәни, спорт тормышына игътибар һ.б.

- Дәүләт идарәсе системасы шундый итеп корылган ки, башта җирлекләр, аннары муниципалитетлар, шәһәр округлары бара, алардан соң гына республика килә. Шуңа күрә җирлекләр - халык белән багланышларның иң җаваплы ноктасы, безнең барлык проектлар һәм планнар турыдан-туры урыннарда гамәлгә ашырыла - болар бар да җирлекләрдә һәм шәһәр округларында бара, - дип, Татарстан лидеры смотр-конкурста җиңүчеләргә яңа 93 «Шевроле Нива» җиңел автомобиле һәм 7 «Форд Транзит» микроавтобусы ачкычы тапшырды.

Бәйрәм эстафетасы Казан Кремлендә дәвам итте, анда Рөстәм Миңнеханов 50 кешегә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшырды.

- 25 ел эчендә Татарстанның яңа дәүләтчелегендә олы юл үтелде, казанышларыбыз байтак. Бүген без - яңа социаль йөзле, яңа традицияләргә ия булган алдынгы җәмгыять. Хезмәт алдынгыларын бүләкләү республиканың изге традициясе. Эшчеләр, авыл хезмәтчәннәре, интеллектуаль сектор вәкилләре - барлык хезмәткәрләр республикабыз үсешенә лаеклы өлеш кертә, - дип ассызыклады Татарстан лидеры.
Россия һәм Татарстанның мактаулы исемнәреннән тыш, быел беренче тапкыр «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар» өчен орден медале тапшырылды. Бу бүләккә язучы Мәдинә Маликова, «Просто Молоко» компаниясе генераль директоры Марат Моратов, «Ак Барс Буа» ширкәтенең икенче филиалында бозау караучы булып эшләүче Роза Хөсәенова һ.б. лаек булды. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга Россия Федерациясе Президентының мактау грамотасы тапшырылды.
- Бүләк алу, әлбәттә, күңелле, тыйнак хезмәтемә бәя биргән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсем килә. ­ Россия алдында ул кадәр зур хезмәтләрем юктыр, ләкин мин гомерем буе каләмем, депутатлык мандаты белән үземнең туган халкыма, туган республикабызга хезмәт иттем, - дип билгеләп узды Роберт Миңнуллин, ә аннары, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп: «Сезгә Президентлык дәрәҗәсе бик килешә», - диде.

30 август көнне республика лидеры «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музееның яңартылган экспозициясе белән дә танышып чыкты. Музейның мини-кинозалы да бар, анда XX гасырның сирәк архив кадрларын күрергә була. Рөстәм Миңнеханов музейда башкарылган эшләрдән канәгать калды һәм экскурсоводлар эшен оештырырга йөкләмә бирде. Аның әйтүенчә, музейда татар халкының тарихын җентекләп сөйли алырлык, килүчеләрнең сорауларына җавап бирер­лек белгеч булырга тиеш.

Кремльдәге барлык эшләрен тәмамлап, Рөстәм Миңнеханов «Корстон»га Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан уздырылган кабул итү мәҗлесенә юл тотты. Анда республика һәм федераль структура вәкилләре, депутатлар, Татарстанның иң югары дәүләт бүләге - «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены ияләре, хезмәт ветераннары, механизаторлар, фермерлар, табиблар, педагоглар - барлыгы 650дән артык кеше чакырылган иде.
- Бүген, күп күрсәткечләр буенча алдынгы регион булып калу өчен, Татарстанда бөтен нәрсәләр дә эшләнә, күп башлангычларда безгә Россия Президенты Владимир Путин ярдәм күрсәтә, иң катлаулы бурычларны үтәүне безгә ышаналар, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул республиканың төп конфессияләре җитәкчеләренә аерым рәхмәт белдерде. Сез республикада тынычлык һәм татулыкны саклап калырга ярдәм итәсез,- диде Татарстан лидеры.
Төштән соң Казан Кремле каршындагы Меңьеллык мәйданындагы авто һәм мототамаша - «Kazan City Racing» узды. Дөньякүләм танылган узышчылар бе­лән беррәттән, үзебезнең «Камаз-Мастер» командасы да трюклар күрсәтте. Тугыз тонналы йөк машинасы трамплиннан сикереп, 20 метр араны очып үтте.

Тимер атлардан соң чиратта тере атлар иде. «Казан» халыкара ат-спорт комплексы мәйданчыгында Республика көне хөрмәтенә юртак­лар һәм гарәп чабышкылары узышты. Россиядән, БДБ илләре, Германия, Ирландия, Кытай, Корея, Оман, Малайзия, Венгрия, Бөек Британия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән жокейлар 11 чабышта 7 миллион өчен көч сынаш­ты. Татарстан Президенты бүләген америка айгыры Год Дрим яулады.

Рөстәм Миңнеханов бәйрәм эстафетасына Рес­публика көне уңаеннан Kazan-Arena стадионында оештырылган тантанада нокта куйды.

- Без башкалабыз һәм бөтен республиканың ничек үзгәрүен күрәбез. Биредә зур күләмле чаралар үткәрелә, күптән түгел Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Хәзер бөтен республикада Парклар һәм скверлар елы бара - бу безнең яшәү мохитебез бит, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading