16+

Республикада эконом класслы йортлар күпләп төзеләчәк

Татарстанда ел башыннан бирле 1,65 миллион квадрат метр торак салынган. Бу еллык планның 70 проценты үтәлгән дигән сүз.

Республикада эконом класслы йортлар күпләп төзеләчәк

Татарстанда ел башыннан бирле 1,65 миллион квадрат метр торак салынган. Бу еллык планның 70 проценты үтәлгән дигән сүз.

Торак төзелеше хакында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт советына юлламасында искәртте.

Президент алдаланган өлешләп кертүчеләр проблемасын да атады. Рәсми мәгълүматлар буенча, республикада бүген өлешләп кертү программасында катнашучы 557 кеше ярык тагарак алдында калган. Рөстәм Миңнеханов исә бу мәсьәләдә муниципалитет җитәкчеләренә игътибарлы булырга, законнарны бозу, торак вакытында тапшырылмау очраклары булганда хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кушты.

Республикада 23 меңләп гаилә тузган торакта яши. Аеруча Казан, Яшел Үзән, Чистай шәһәрләрендә яшәүчеләр торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. Алга таба исә 2017 елның июленә кадәр "Россия гаиләсенә торак" программасы кысаларында республикада 1,5 миллион квадрат метр мәйданда эконом класслы йрортлар салырга ниятлиләр. 2020 елга кадәр 3 меңнән артык торакка капиталь ремонт ясау да күздә тотыла.

Республика Президенты программасы буенча 2015 елның 9 аена тапшырылган тораклар:

Социаль ипотека: 2 мең 675 фатирга исәпләнгән 103 йорт.
Арендалы торак: 27 мең 804 кадрат метр мәйданда 6 йорт.
Ветераннар өчен торак: 162 сугыш ветеранына 24 йорт төзеләчәк.
Ятимнәргә: декабрь азагына кадәр республиканың 37 районында 331 ятим баланы торак белән тәэмин итү каралган (275 фатир, 56 шәхси йорт тапшыру ниятләнә).

Күпбалалыларга: 45 гаилә 128 миллион 101 мең сумлык сертификат алачак.
Өлешләп төзү программасы буенча Казанда тиздән 6 йортны куллануга тапшырырга җыеналар. Чаллыда 2 йорт сафка баса.
Фото: http://cdnimg.rg.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading