16+

Республикадагы 500 авыл асфальт юлны әле төшләрендә генә күрә

Журналистлар белән очрашуда транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, кар бөтен дөньяларны күмеп яуса да бик риза булачагын, әйтте.

Республикадагы 500 авыл асфальт юлны әле төшләрендә генә күрә

Журналистлар белән очрашуда транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, кар бөтен дөньяларны күмеп яуса да бик риза булачагын, әйтте.

Моның сере текст эчендә ачыкланыр.

Кадере көннән-көн артачак М-12 автотрассасы

“Мәскәү-Казан” түләүле М-12 автотрассасының тулысынча ачылуын “тарихи вакыйга”, дип бәяләде Фәрит Хәнифов.

—Проектны гамәлгә ашыруда Россия Президенты Владимир Путин, Россия Хөкүмәте, төзелеш кураторы вице-премьер Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов зур теләктәшлек, ә “Автодор” компаниясе, юл төзелеше оешмалары зур тырышлык күрсәтте. Декабрь башындагы төнге 30 градус салкыннарда да төзелеш туктамады. М-12 автотрассасының һәм Идел аша салынган яңа күпернең әһәмияте торган саен арта барачак. Чулман елгасы аша да яңа күпер төзелә, Алабуга районы белән Түбән Кама шәһәрен тоташтырачак әлеге инженерлык корылмасы 2024 ел ахырына тәмамланачак. Шулай ук, киләсе елда “Алексеевск-Әлмәт” түләүле юлы файдалануга тапшырылачак. Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узу юллары төзелә.

Федераль программалар

Фәрит Хәнифов юл төзелешләрендә илкүләм проектларның ярдәме зур булуын искәртте. “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты, мәсәлән, 2027 елга кадәр озайтылган.

—Илкүләм проектлар ярдәмендә күперләр дә төзекләндерелә. Муниципаль берәмлекләрдә юлларны һәм күперләрне төзекләндергән саен, тагын башка объектларны да карауны сорыйлар. Аңлашыла инде, тагын да яхшыртасылары килә.Татарстанда 500 авылга юл эшләнмәгән әле. Башлангыч мәлдә әлеге авылларга республика җирлегендәге чималдан ясала торган М-400 маркасындагы вак таш түшәп, юл эшләп торырга уйлыйбыз. Авылларга, балаларның җәйге ял лагерьларына, бакчачылык ширкәтләренә юллар төзү дәвам итәчәк. Бүгенгә юл кереп өлгермәгән авыллар -  алар бик кечкенә торак пунктлар, берничә өй генә бар кайсыларында. Ләкин, бу авыллар табигатьнең бик матур урынына урнашкан. Авылларны саклап калу, туристлык маршруты булдыру ягыннан уйлап та, юллар төзеләчәк. Әнә, Мамадыш районындагы матур табигатьле бер авылга юл төзелгәч, андагы бөтен участокларны сатып алып бетерделәр,-диде Фәрит Хәнифов.

БРИКС, рәхим итегез!

Россия Президенты Владимир Путин тәкъдимендә, 2024 елның октябрендә Казанда БРИКС берлегенә кергән илләр башлыкларының саммиты узачак. Аңа әзерлек кысаларында, “Казан” халыкара аэропортында зур 33 самолетны сыендырырлык мәйдан төзеләчәк.

—“Казан” аэропорты инде 5 миллионынчы пассажирга хезмәт күрсәтте быел. Биредәге очу-төшү полосасы теләсә нинди зурлыктагы самолетларны кабул итәргә сәләтле, әмма очкычларның туктап тору мәйданчыгы кечкенәрәк. Мәйданчык киңәйтелә, тагын бер терминал төзелә,-диде министр Хәнифов.-“Бөгелмә” һәм “Бегишево” аэропортлары да актив эшли.

Диңгезләрне гизәргә җыенабыз

Татарстан тимер юллар буенча гына түгел, су юллары белән дә БДБ илләренә һәм чит илләргә тоташырга омтыла.

—Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләрендәге һәм Идел белән Чулман елгалары буйларындагы торак пунктлардагы причаллар яңартылачак. “Татарстан Республикасы флоты” 45 берәмлек пассажир судносы белән тулыландырыла. Метеорлар “Казан-Сарапул”, “Казан-Ульяновск” маршрутларында йөри башлады инде. “Безгә кадәр килегез инде”,-дип сорый Пермь җитәкчеләре дә. Иделдә кораблар йөри бүген дә, тик су биеклегенең төшүе борчу тудыра. Кар бөтен дөньяны тутырып яуса да, яусын. Коммуналь хуҗалыклар куәтле, алар юлларны чистартып өлгерер. Идел, Чулман елгалары өчен кар бик кирәк, чөнки елгалар 60 процентка кадәр язгы кар сулары белән туена. Татарстанның йөк корабларын булдырып, Идел буенча Каспий диңгезенә чыгарга, Иранга кадәр җитәргә планнар бар,-диде Фәрит Хәнифов.

Чү, урамнан “гармошка” килә

Республикада 1 800 автобус исәпләнә. Җәмәгать транспорты паркын яңарту максатында, 419 автобус сатып алыначак, шуның 90ны-Чаллыга. Алабуга, Бөгелмә, Лениногорск, Яшел Үзән шәһәрләренең җәмәгать транспортын торгызуга теләктәшлек күрсәтеләчәк. Чаллы белән Түбән Кама шәһәрләре  төзелеше трамвайлар йөрешен исәпләп проектланган. Тик трамвайның бәясе 900 миллион сум тора икән бүген, автобус-16 миллион сум.

—Казанга җәмәгать транспорты өчен Белоруссиядән 1 берәмлек “гармошка” автобусы кайтартылды. Ул тест-сынау рәвешендә “Салават күпере” торак комплексына йөри. Мондый автобуслар 10 берәмлектән күбрәк булачак,-диде Фәрит Хәнифов.

 Яшәсен кондукторлар!

Казанда 6нчы маршруттагы троллейбусларга электрон түләү аппараты куелган. “Кондуктор булып эшләүче кешеләр эш урынсыз каламы?”-дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

—Мондый аппаратлар сынау рәвешендә куелды. Кайбер пассажирларның түләмичә, “куян” булып йөрүләре дә мәгълүм. Моны чикләү өчен җәмәгать транспорты салонын нык компьютерлаштырырга кирәк. Цифрлаштыру гаять югары тизлектә үсеш кичерә, бер заман кондукторларның кирәге булмас. Хәзергә кондукторлар хафаланмасын, эшләре бетерелми,-дип җавап бирде министр Хәнифов.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading